Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Татарстанлылар йортка газ үткәрү өчен 100 мең сумга кадәр субсидия ала ала

Компенсация газ үткәрелгән һәм җиһазлар урнаштырылганнан соң гына, башкарылган эшләрнең бәясе күрсәтелгән эш актлары, шулай ук җиһазлар сатып алу турында чеклар күрсәтелгәндә генә бирелә.

Татарстанда яшәүчеләр йортларына газ кертү һәм газ җиһазлары урнаштыру өчен 100 мең сумга кадәр субсидия алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренә караганда, дәүләт ярдәме Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары, шулай ук I һәм II төркем инвалидлары, күп балалы гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр яисә шундый баланы караучы затлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре һәм җан башына уртача кереме 19 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр өчен каралган.

Компенсация газ үткәрелгән һәм җиһазлар урнаштырылганнан соң гына, башкарылган эшләрнең бәясе күрсәтелгән эш актлары, шулай ук җиһазлар сатып алу турында чеклар күрсәтелгәндә генә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев