Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 556 тапкыр юлга чыккан

Шул исәптән, 140 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

Узган атнада, 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 556 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 140 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

5 юл-транспорт вакыйгасында 7 кеше зыян күргән. Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 6 кеше китерелгән, 9 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 52 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. 166 кеше, шул исәптән 88 бала, респиратор авырулардан зарланган.

Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 25 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев