Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Зур габаритлы чүп-чарны ташлаган өчен алабугалыга штраф түләргә туры киләчәк

Бу — шәһәрнең кайбер гамьсез кешеләре өчен гыйбрәт алырлык мисал.

Тиешсез урында зур күләмле чүп-чар ташлаган өчен алабугалы муниципалитетка зур штраф түләячәк: мировой судта АМР башкарма комитетына зыянны каплау турында карарга кул куелды. Бу — шәһәрнең кайбер гамьсез кешеләре өчен гыйбрәт алырлык мисал. 

Янәшәдәге кешеләргә, тирә-як табигатькә җитди зыян салырга мөмкин булган начар гадәтләр белән көрәшү мөһим. Мисалга, вандализм, ярамаган урында калдыкларны ташлау һәм туплау кебек начар гадәтләр белән районда системалы көрәш алып барыла.

Мисал эзләп еракка барырга да кирәкми: чүп-чарны теләсә-кая ташларга күнеккән кешеләр шәһәрдән чыккан урында законсыз чүплек оештырган. 
Кайберәүләрне контейнер мәйданчыгында урнаштырылган видеокүзәтү камералары һәм социаль челтәрләрдә чыгачак видео куркытса, башкаларны муниципаль контроль вәкилләре белән очрашулар аша тәртипкә китерергә мөмкин булды. Калганнарын акчалата штраф кына тәрбияли алды.

Район башкарма комитетының юридик хезмәте белгечләре хәбәр иткәнчә, югарыда телгән алынган РайПО янындагы контейнер мәйданчыгында зур габаритлы чүп-чарны ташлау факты видеокүзәтү камерасы тарафыннан узган елның июнендә теркәлгән. Хокук бозучыга карата дәгъва кәгазе төзелә, ә аннары барлык материаллар мировой судьяга җибәрелә. 

Юристлар әйтүенчә, алабугалы үз гаебен тулысынча таныган. Суд карары нигезендә, 10 көн эчендә ул район башкарма комитетына 5 мең сум һәм дәүләт пошлинасы күләмендә компенсация түләгән.

Бүгенге көндә башкарма комитет тарафыннан тагын 13 шундый дәгъва төзелгән һәм җибәрелгән. Гамьсез гражданнар белән эш дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, каты коммуналь калдыкларны (азык-төлек, тартма һәм төргәкләр, пакетлар һәм башка пластик, кием-салым һәм аяк киеме) күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалларында урнаштырылган чүп савытларына ташлый ала. Алабуганың шәхси секторында (анда чүпне чиләкләп җыю оештырылган) чүп-чарны расланган график буенча махсус машинага ташлыйлар.

Зур габаритлы чүп-чарны, мәсәлән, иске җиһазларны һәм техниканы махсус контейнер мәйданчыкларында гына калдырырга мөмкин. Чүп машинасына төягәнче, мондый чүп-чарны мөмкин кадәр вакларга, тыгызларга һәм җыярга тырышырга кирәк. Шәхси секторда яшәүче алабугалыларга гаризаны +7-937-576-97-00 телефоны буенча диспетчерга калдырырга мөмкин.

Коллектив заявка формалашу белән машинаның килү датасы билгеләнәчәк.

Калдыкларның аерым категориясе — төзелеш чүп-чарлары. Гади контейнерларга аны ташлау яки алар янында калдыру катгый тыела. Мондый чүп-чарны чыгару турында кеше үзе кайгыртырга тиеш. Моның өчен региональ чүп ташучыга гариза калдырырга кирәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин билгеләп үткәнчә, Алабугада мондый хезмәтләрне «Гринта» төбәк операторы күрсәтә (тел.8-909-313-08-14).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев