Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МИНЕМГЕРОЙМИНЕМГАИЛӘ

#МинемГеройМинемГаилә: Козырев Федор Иванович

Иске Юраш мәктәбе укытучысы Клара Гайнетдинова үзенең әтисе турында сөйләде.

Яшьлек — кеше гомеренең иң саф, иң гүзәл, иң тынгысыз һәм иң күңелле вакыты. Бик күп еллар үтеп, чәчләренә гомер кышының кыраулары төшә башлагач та, кеше яшьлеген, аның кабатланмас бәхетле көннәрен һәм ул көннәрдә кичергән борчу-шатлыкларын сагына. Ничек кенә булмасын, уфтанып искә алмады яшьлеген әтием. «Язмыш, язмыштан узмыш юк», — дип кенә куя иде ул. Әйе, рәхәт булмагандыр ул буынга. Ачлы-туклы тормыш. Берсеннән-берсе авыр физик эш: җир сукалау, урак уру, урман кисү, көтү көтү дисеңме — берсе дә калмый.

Ике атлары, бер сыерлары була аларның. Күрәсең бик хәерчеләрдән булмаганнар. Әмма коллективлашу елларында һәммәсе — атлары, сбруйлары — барысы да колхозга күчә. Бер сыерлары калган була, анысы да ни сәбәпледер үлә. Шулай итеп, бар булган байлыкка бер кәҗә сатып алып, көн күрә башлыйлар алар. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә.

Әтием — Козырев Федор Иванович — сигез чакрым ераклыктагы Юраш авылына йөреп, 7 нче сыйныфны тәмамлый. Ул вакытта әле уку латин графикасы нигезендә алып барыла. Авыр булса да, укуын Морт мәктәбендә дәвам итә. Укуда һәрчак алдынгылар рәтендә була. Өстәвенә — лидер. Әллә яхшы укуы, әллә үрнәк тәртибе белән һәммә сабакташы аңарга тартыла.

«Белмим, нишләптер, магнитка сарылган кебек җыелалар иде яныма», — дип искә ала иде ул мәктәп, балачак елларын.

1940 елның кышында үз теләге белән ФЗОга укырга китә. Киләчәктә чын кеше булу, нинди дә булса һөнәр үзләштерү — аның бөтен теләге. Барып керү белән, вакытлыча паспорт тоттыралар кулына. Аннан инде ныклап торып эшкә өйрәтә башлыйлар. Сизелмичә алты ай үтеп тә китә. Бу вакыт эчендә утын кисәргә дә, пычкы кайрарга да, балталар һәм урман кисү өчен яраклы төрле кораллар ясарга да өйрәтәләр аларны. Өйрәнгән эшне күтәреп йөрисе юк. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», — ди бит татар халкы. ФЗОның төп өйрәнү оешмасы урман хуҗалыгы участогында була. (Мамадыш районы тирәсе). Шулай көн артыннан көн үтә. Көннәрдән-беркөнне, урман кисеп ятканда, 1941 елның 22 июнендә бөтен урман буйлап сугыш башлану хәбәре тарала. Ул да булмый зуррак яшьтәгеләрне җыйнап алып та китәләр. Шулар рәтендә мастер-остазлары да китеп бара. Соколкада була бу вакыйга. 1942 елның җәе. Авылга кайтырга туры килә әтигә. Күрәсең шундый боерык булгандыр. Авылда урып-җыю эшләре башланган вакыт. Авыл үзенә күрә зур булса да, техника дигән нәрсә юк.

МТСтан график буенча районга бер комбайн бирелә. Эшләүче юк. Шулай да өлкән яшьләрдәге Михаил Николаевич Борисов атлы кешене комбайнга утыртып, әтиемне аның ярдәмчесе итеп куялар. Кая барасың, карышу дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Әмма ярдәмче булып эшләү бәхетенә ирешә алмый ул. 18 яшь тулуга, сугышка чакыру кәгазе килеп төшә. Җәяүләп, 45 чакрымны үтеп, Алабуга военкоматына килеп төшәләр берничә егет. Шул ук көнне җәяүләп Можгага озаталар. Ач-ялангач, аякта — чабата. Көч-хәл белән килеп җитәләр. Монда шулай да җылы каршылыйлар: җылы өй, ашарга бәрәңге бирәләр, йокларга — сәндерә. Ике көн карантин, беркая чыгарга рөхсәт булмый. Шулай да берсе рөхсәтсез өенә кайтып китә. Андый кеше ул вакытта дезертир саналган. Икенче көнне, барысын чокыр кырына тезеп, кулларына мылтык тоттырып, «Бер залптан атып үтерергә», — дигән боерык бирелә һәм шулай эшләнелә дә. Хәрби кануннар катгый була. Вәхшилек кебек тоелса да, башкаларга сабак булсын өчен эшләнгәндер дип кабул итәсе килә бу кыланышны. Шулай итеп, солдат хөкем җәзасына тартыла.

Кием-салымнар, ашау-эчүләр, кораллар биреп, Сталинград янына җибәрәләр. Полковник приказы буенча әтиемә һәм ике иптәшенә 38 нче әзерлек полкына юллама бирелә. Командир итеп билгеләнә ул. 1944 елга кадәр фронтның алгы сызыгын сугышчылар белән тәэмин итеп торалар. 1944 елның ахырында приказ буенча аның отрядын Балтыйк буена җибәрәләр. Аларны поезд вагоннарына төйиләр (300-350ләп кеше). 2-3 көннән алар инде Литва территориясендә булалар. Аларның бурычы — Балтыйк илләрен дошманнан арындыру. Бу эш 1945 елның маена хәтле дәвам итә. 1945 елның 9 мае. Җиңүне Көнбатыш Двинаның яр буенда автоматтан аткан салютлар белән каршы алалар. 45 нең май ахырында тугыз вагон төялгән әсирләр белән Россиягә озатылалар (500 дән артык әсир). Поезд төнлә генә барырга тиеш була, ә берничә кеше боларны саклый. Әти шунда әсирләр белән җитәкчелек итә. Кулларында — автомат, капчыгында берничә граната (ф-1), ә билдә — кинжал. Әгәр ул-бу булса, алар вагонны шартлатырга тиеш булалар. Әсирләрне исән-сау тиешле урынга илтеп тапшыралар һәм Мәскәү комендатурасына керәләр. Аннан аны тагын Муромдагы хәрби офицерлар училищесына укырга җибәрәләр.

Әйләнеп кайтуга, өенә полк командирыннан сугышта күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт хатлары килә. Шулай итеп, әтиемә сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була.

Тыныч тормышта
Сугыштан соңгы еллар... Авыл хуҗалыгын торгызу бик авыр. Хезмәт авыл кешесенең иң беренче ихтыяҗы булырга тиеш. Алай булмаганда, колхоз тормышын алып барып булмый. Уңыш искиткеч түбән. Шуңа күрә дә хезмәт хакы да юк, бары таякка гына эшли халык. Мул уңыш өчен белем күтәрергә кирәклекне күпләр аңлый, әмма мөмкинлек юк. Ничек тә үзендә көч табып, Любян техникумына юл ала әти.

Техникумны тәмамлагач, юллама белән Башкириягә җибәрелә. Бу вакытта ул инде гаилә корган, бер балалары да бар. Шунлыктан гаиләсе белән бергә сынау үтәргә туры килә аңа.

1954 ел. Язмыш аны яңадан туган якларына кайтара. Авылда белгечләр җитмәү сәбәпле, аны МТСта баш агроном итеп билгелиләр. Хуҗалыкны фән нигезендә кору өчен, бу белем генә җитеп бетми, әлбәттә. Кешене көчле итүче төп сыйфатларның берсе — хыялның көчле булуы, икенчесе — хезмәт ярату. Тагын бер бик кыйммәтле сыйфат — кешеләргә һәм җиргә ышану. Әтием үзенең туры юлдан баруын аңлый. Ул партиягә керә, ил белән, үз халкы белән бергә атларга ышаныч тудырырга тырыша, үзендә зур омтылыш, биеклеккә күтәрелү сизә. Гаилә тормышын да җайлап җибәрә, бер-бер артлы балалар туа, гаилә ишәйгәннән-ишәя. Әмма ишле гаилә булу аның алга куйган максатын тормышка ашырырга комачауламый, киресенчә, аңа көч-дәрт өсти. Читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Алты бала атасы 1961 елда югары уку йортын тәмамлап, диплом алып, туган ягында колхоз рәисе булып эшли башлый. Белгечле җитәкче тәҗрибәләрен башлап җибәрә. Арыш, бодай, кукуруз һәм башка культураларга тәҗрибә үткәрә. Колхоз иген-кырлары, басулары аның горурлыгы, ышанычы, шатлыгына әйләнә. Елдан-ел югары уңыш алуга ирешәләр. Бу уңышларга ирешү өчен, бик күп тир түгәргә туры килә аларга. Төн йокылары кача. Әмма көч-дәрт сүнми, сүрелми.

Кемнәр генә булып эшләргә туры килми аңа үз гомерендә, ун елдан артык колхоз рәисе, шактый еллар экономист, прораб та, бухгалтер да булып эшли ул. Кем генә булып эшләсә дә, эшләгән җирләрендә халык күңелендә үзенең эшләгән эшләре белән гел яхшылыкка өнди торган якты йолдыз булып кала. Сугыш ветераны — гомере буе халыкка хезмәт иткән кеше. Ул — авылның иң атаклы коммунисты. Гомере буе йорт-җирен белми, гомерен ил хезмәтендә уздыра. Ул — туган авылының беренче җитәкчесе дә. Беренче сепараторны да ул алып кайткан, ут-су керттергән, колхозга иң беренче радиолгычны да ул алып кайткан, тегермәннәрне дә ул төзеткән. «Колхозның кай ягына гына килеп чыксаң да, аны хәтерләтә иде», — дип сөйли авыл халкы. Кызганыч, авылыбыз гына хәзер җир белән тигезләнгән, бер генә йорты да калмады. Тау башында зираты гына калды. Әтием белән әнием васыятьләре буенча шунда озатылдылар. Ә зират кырында авылдашларыбыз белән сугыш ветераннарына багышланган мемориаль такта куйдык. Әтием, бабамнарның да исемнәре шунда уеп язылган.

Безгә халыкка хезмәт итүнең мәңге онытылмый торган җан рәхәте, изге хезмәт булуын төшендерде әтием. Әтиемнең гомер юлы күпләргә якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Сүз дә юк, ул халык өчен генә түгел, безнең өчен, оныклары өчен дә зур маяк.

Үзе китсә дә, халык хәтерендә алтын хәрефләр белән язарлык исеме калды. Үзенең табигый талантының көче, халкым күңеленә юл сала алуы белән аерылып торды ул. Күпме еллар узуга карамастан, авылдашларыбыз, якташларыбыз күңелендә якты образ булып сакланып калды. Бүген дә аның белән горурланабыз. Чөнки горурланыр өчен ныклы нигез, хаклы сәбәпләр бар. Еллар үткән саен, ул ЧЫН КЕШЕ буларак күтәрелә генә бара... Исем түгел, эш күтәрә аны, Матурлык һәм Кешелеклелек елъязмасына керткән өлеше күтәрә...

Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев