Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МИНЕМГЕРОЙМИНЕМГАИЛӘ

#МинемГеройМинемГаилә: Мантусов Николай Александрович

Яңа рубрикада без геройларыбыз турында сөйләячәкбез.

Татарстанда Үлемсез полк акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган #МойГеройМояСемья — #МинемГеройМинемГаилә онлайн флешмоб үткәрелә.

Екатерина Сайбель #МойГеройМояСемья акциясе кысаларында Вконтакте социаль челтәрендәге үзенең битендә бабасы турында сөйләде.

«Минем бабам Мантусов Николай Александрович 1900 елда Самара өлкәсенең Красноярск районы Кече Каменка авылында туган. 1913 елда башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. 1919 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла, анда хезмәт итә һәм «укчы-автоматчы, кул пулеметчысы» белгечлеге ала. 1922 елда запаска җибәрелгәннән соң туган авылына кайта. Тырыш һәм җаваплы кеше буларак, авылдашларының хөрмәтен казана. Авыл советы рәисе итеп сайлана.

41 яшендә фронтка чакырыла, Үзәк хәрби базага кладовщик итеп билгеләнә (09.1941 елдан 07.1942 елга кадәр), аннары аерым чаңгы батальоны бүлекчәсе командиры була (07.1942 елдан 08.1943 елга кадәр), ә 1943 елның августында һәм Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы, 1030 аерым полкның рота старшинасы була. 1945 елның 2 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә демобилизацияләнә (23.06.1945 ел).

Сугыш елларын бернинди ярасыз һәм контузияләрсез үтеп, Николай Александрович сугыштан соң туган ягына гаиләсе янына кайта.

Орденнары һәм медальләре:

  • «Кызыл Йолдыз» ордены,
  • Медальләр: «За оборону Сталинграда», «За освобождение Варшавы», «За взятие Берлина», «За победу над Германией», «20 лет Победы в ВОВ», «30 лет Победы в ВОВ», «60 лет Вооруженных сил СССР».
  • Знак «25 лет Победы в ВОВ».

Алабуга районында яшәүчеләрне ВКонтакте битләрендә онлайн акциядә катнашырга чакырабыз. Героегыз турында #МойГеройМояСемья хэштегы белән язманы үзегезнең сәхифәгездә урнаштырыгыз. Ә без сезнең тарихыгызны үзебездә бастырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев