Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МИНЕМГЕРОЙМИНЕМГАИЛӘ

#МинемГеройМинемГаилә: Хәмзә Фәйзрахман улы Фәйзрахманов

Морт мәктәбе укучысы Әдел Михайлов үзенең бабасы турында сөйләде.

Минем бабам — Хәмзә Фәйзрахман улы Фәйзрахманов — 3нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры, тумышы белән Баулы якларыннан. Ул 1916 елда, сентябрьнең 14ендә туган. Туган авылы мәктәбендә биш сыйныф белем алган. Иң авыр чорда, 1936 елда, комсомолга кергән.

Ул вакытта егет колхозда тракторда эшли. 1938 елда Хәмзә хәрби хезмәткә алына, аны 34 нче авиаполкта үтә. Инде туган якларга кайтабыз дип торганда, сугыш хәбәре Ташкентка да килеп җитә. Бабам фронтка китә, 5нче танк армиясе составында «Т-34» танкының механик йөртүчесе вазифасында хезмәт итә. Көрәшләрнең берсендә Хәмзә ике танк яндыра һәм II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә, III дәрәҗә Дан ордены Икенче Белоруссия фронтында Дзялдово шәһәрен азат иткән өчен бирелә. Хәмзә җиңү яулап Берлинга кадәр җитә.

Батыр егет, коммунист Хәмзә туган ягы Баулыга кайта. Бабам йөрткән танк, сугыш хатирәләрен яңартып, батырлыкка дан җырлап, экипаж командиры, батыр рус егете Рухлядьевның туган ягы Киров өлкәсендә һәйкәл булып тора. 

Сугыштан соң, Хәмзә гаилә кора, тормыш иптәше Гөлҗиһан белән биш бала үстерәләр. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында намус белән хезмәт итеп, Хәмзә Фәйзрахман улы хөкүмәтебезнең күп кенә мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 

Соңгы елларын бабам гаиләсе белән Морт авылында яшәде. 1992 елда вафат булды.

Яраткан бабамның бер истәлеге калды. Ул — «Дорогами побед» дигән китап. Бу китап 5 нче гвардия танк армиясе батыр сугышчыларының якты истәлегенә багышланган. Шушы китаптан бер өзек:

«...События развернулись следующим образом. Преследуя разрозненные группы врага, Рухлядьев и его товарищи вблизи станции оказались перед высокой железнодорожной насыпью. На путях стоял эшелон с танками, пушками и боеприпасами. Несколько в стороне находился бронепоезд, который вел по наступавшим интенсивный огонь. Обойти эшелон не удалось, а времени было очень мало. Тогда Рухлядьев решил прорваться к насыпи, расцепить вагоны и разогнать их при помощи танка. Пока машина Рухлядьева, маневрируя под огнем противника, выдвигалась к эшелону, наша артиллерия подожгла вагоны с боеприпасами. Пламя разгоралось все ярче, с минуты на минуту мог произойти взрыв. Но Рухлядьев не изменил решения. Он выскочил из танка и под сильным огнем противника подполз к насыпи. Пули, ударяясь в рельсы, с визгом отскакивали от них, выбивали щепу из обшивки горящих вагонов. Броском преодолев оставшиеся метры, храбрец расцепил вагоны, потом подал условный сигнал механику-водителю старшему сержанту Xамзе Файзрахманову. Тот подогнал танк к платформам и разогнал их в разные стороны. Дорога была открыта. Батальон преодолел насыпь, и танки ворвались на станцию...»

Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге күңелләрдә мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын ияр әле. 

Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Хатын-кызлар, карт-коры, бала-чага тыл фронтында тырышып эшләгән. Шуңа күрә Җиңүне алардан башка күз алдына китереп тә булмый. Сугышта табибларның да өлеше зур булган. Алар кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, солдатларны кире сафка кайтарганнар. Халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмаслык булып уелып кала.

Без ел саен 9 май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Күкрәкләренә орден һәм медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, алар алдында баш иясе, рәхмәт әйтәсе килә. Кызганыч, ветераннар сафы гына елдан ел сирәгәя.

Минем бабам кебек бик күп каһарманнар газиз Ватан өчен гомерләрен кызганмыйча, дошманны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен көрәште. Алар күрсәткән батырлык тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде. Бабаларыбызның үрнәге яңадан-яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра. Геройлар Әфганстан, Чечен җирендә һәлак булган, бүген дә Ватанның батыр уллары, ата-бабалары кебек үк, нацизмга каршы сугыша. Махсус хәрби операциядә безнең якташлар туган ил һәм аның киләчәген саклауда изге бурычларын үти. Без алар белән һәрвакыт элемтәдә, ялга кайткан вакытларда мәктәптә очрашулар оештырабыз. Ышанабыз, 1945 елда кебек үк, алар да дошманны тар-мар итәчәк. Җиңү безнеке булачак! Илебез азатлыгы өчен гомерләре өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез! Аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан-буынга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен! Сугыш уты бер җирдә дә кабынмасын, дөньялар имин булсын!

Әдел МИХАЙЛОВ,
Морт мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.

Фотода:
1975 елның маенда Хәмзә Фәйзрахманов (уң якта) 29нчы танк корпусы сугышчылары белән очрашуда Мәскәүдә. / ФОТО: ГАИЛӘ АРХИВЫННАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев