Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МИНЕМГЕРОЙМИНЕМГАИЛӘ

#МойГеройМояСемья: Галимов Нәкыйп Зәки улы

Без геройларыбыз турында сөйлибез.

Татарстанда Үлемсез полк акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган #МойГеройМояСемья онлайн флешмобы уза.

Алабугалы Регина Марченко үзенең бабасы турында сөйли. 

Минем бабам (прадед) Галимов Нәкыйп Зәки улы 1912 елның 15 гыйнварында туган. 1941 елның 18 октябрендә Тула районының Ботниково авылы өчен сугышта бабам өч тапкыр батальонны һөҗүмгә алып бара. Торак пункт яулана. Штык сугышында ул үзе дүрт фашистны юк итә, шунда яралана. Алексин янындагы Свинка авылы өчен сугышта да яралана. Анда ул винтовкадан 32 фашистны юк итә.

Мантрово авылына һөҗүмдә ул трофей пушкасыннан 10 гитлерчыны юк итә. 1942 елның 28 июлендә өлкән лейтенант Галимов Нәкыйп Зәки улы Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Ике тапкыр каты яралана, контузияләнә, озак елларга бабам ишетү сәләтен югалта. Ул Берлинга барып җитми, әмма һәрвакыт: «безнең эшебез хаклы, без җиңдек» дип әйтә торган була. Әбиемә язган хатларында: «Мин кайтырмын, Әгълия!» дип вәгъдә итә. Бабай кайтты... Хәзер бабабыз безнең арада юк инде, әмма аның турында һәм аның батырлыгы турында хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев