Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МИНЕМГЕРОЙМИНЕМГАИЛӘ

#МинемГеройМинемГаилә: Хәбиров Сәләхетдин Сираҗетдин улы

Яңа рубрикада без геройларыбыз турында сөйләячәкбез.

Татарстанда Үлемсез полк акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган #МойГеройМояСемья флешмобы онлайн уза.

Венера Хәбибрахманова #МойГеройМояСемья акциясе кысаларында Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә үзенең әтисенең әтисе турында сөйләде.

«Минем бабам Хәбиров Сәләхетдин Сираҗетдин улы. Аңа күпне күрергә туры килә — сугыш, ачлык, үлем. Ләкин бренигә карамый, бабаебыз рух ныклыгын саклап кала, үз бурычын намуслы үти. Без аның белән горурланабыз.

Минем бабам 1901 елда Башкортстан Республикасы, Туймазы районы Төпкилде авылында туган. Аны 1943 елның 26 февралендә хезмәтка алалар. 92 нче запастагы укчы полкка 1943 елның 22 мартында килә. Ул вакытта аңа 42 яшь була. Соңгы хезмәт урыны — 225 нче аерым телеграф-төзелеш ротасы. Бөтен сугышны узып, сугыштан яраланып кайта. Сәләхетдин бабамның җиде баласы була. Ул 1946 елның җәендә вафат була.

Дошман белән көрәштә батырлык һәм тимер ныклык могҗизаларын күрсәткән, Ватаныбыз иминлеген саклаган һәм хәзер дә сакта торган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә», — дип язган ул үз битендә. 

Алабуга районында яшәүчеләрне ВКонтакте битләрендә онлайн акциядә катнашырга чакырабыз. Героегыз турында #МойГеройМояСемья хэштегы белән сөйләгез. Ә без сезнең тарихыгызны үзебездә бастырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев