Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

“Алабуга” ансамбле Гран-при яулады

Казан шәһәрендә 28-30 августта “Казан сөлгесе” IV Халыкара халык җыр-бию сәнгате конкурс-фестивале узды. Проектның авторы – Россиянең халык артисткасы, профессор Лима Кустабаева. Әлеге конкурста алабугалыларга тиңнәр булмаган.

Шәһәребездә күптән түгел генә яңа “Алабуга” җыр һәм бию коллективы барлыкка килде. Казанда үткән конкурста алар үзен лаеклы күрсәтеп, Гран-при яулады. Хәзер коллективта барлыгы 25 катнашучы, сәнгать җитәкчесе –Татарстан Республикасының атказанган артисты Диләрә Мироваева.

Диләрә Мироваева әйтүенчә, дәүләт ансамбльләрендә һәркем нәрсәдер өчен җавап бирә, чөнки бер кеше генә барысын да эшләп чыга алмый. “Алабуга” ансамбленең шундый кешеләре: Людмила Гатауллина – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хормейстер; Руслан Хәйруллин – хореограф; ансамбльнең инструменталь өлеше өчен Рәзил Габбасов җаваплы.

– Җыр һәм бию ансамбле төзү – күптәнге хыял иде. Хыяллар тормышка ашты, һәм без ансамбльгә “Алабуга” исемен бирдек. Әлеге атама безнең өчен символик мәгънәгә ия. Матур костюмнар тегү белән район җитәкчелеге ярдәм итте. Чыннан да, чыгыш ясаганда, костюмнар зур роль уйный. Шуңа да күз явын алырлык киемнәребез дә ансамбльнең беренче тапкыр Халыкара конкурста җиңү яулавына булышты.

– Ансамбль җитәкчесе Диләрә Мироваева – бик инициативалы кеше, бу эшкә күп көч куйды, шулай ук хормейстер Людмила Гатауллина һәм хореограф Руслан Хәйруллин да студентлар белән уртак тел табып, шушы җиңүдән җиңүгә, уңыштан уңышка таба алга атлыйлар, – дип фикерләре белән уртаклашты Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Гыйльмулла кызы Әкбәрова.

Бу конкурска көллияттән 4 гариза җибәрелгән. Шунысы куанычлы: аларның дүртесе дә лауреат булган. Тальянчылар ансамбле икенче, солист Альмир Садриев беренче, “Кама таңнары” – беренче дәрәҗә лауреатлары исеменә лаек булганнар.

– Директорыбыз Әлфирә Гыйльмулловнага һәм шәһәр җитәкчелегенә зур рәхмәт. Барысы да безнең коллективны хуплады, һәрдаим терәк булды. Республика көнендә Казан үзәгендәге Каюм Насыйри мәйданында Гран-при алуы бик күңелле иде. Матур итеп чигелгән сөлге дә бирделәр, бу исә Гран-при алучыларга гына тапшырыла. Без февральдә әзерләнә башладык, беренче чыгыш минем концертта булды. Күргәнегезчә, ансамбль зур үсеш белән бара. Студентлар дәресләрне калдырмыйлар, бу ансамбльдә эшләү аларга бик ошый, җитешсезлекләр булса, шунда ук төзәтәләр. Коллективыбыз бик әйбәт, барысы да тырышып эшлиләр. Иң беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда, алар бик дулкынландылар, әмма хәзер күп чараларда катнашабыз. Бу зур тәҗрибә, алар дөньяны күрәләр, башка коллективлар белән аралашалар. Без дә аларга һәрдаим терәк булырга тырышабыз. Безнең максат – сольный концерт кую, – дип сөйләде Диләрә Мироваева.

Людмила Гатауллина әлеге көллияттә унберенче елын эшли. Ул хор дисциплиналары укытучысы. Людмила ханым әйтүенчә, җиңү яулауларын белгәч, бик сөенгәннәр, алар өчен бу көтелмәгән вакыйга булган:

– Бу конкурс Казанда дүртенче тапкыр үтте инде, Әлфирә Гыйльмулловна катнашырга киңәш бирде, һәм без барып карарга булдык. Сабан туенда да чыгыш ясаган идек, анда татар халык җырларыннан попурри җырладык. Конкурс алдыннан, иртәдән-кичкә кадәр нык әзерләндек. Диләрә Мироваева бик игътибарлы, тырыш, сүзе үтә торган, таләпчән җитәкче. Студентлар белән дә, башкалар белән дә уртак тел таба белә.

Диләрә Мироваева әйтүенчә, алар җырларны җентекләп сайлыйлар. Бу конкурста татар халык җыры “Ай, иркәм”не һәм якташыбыз Гөлзадә Әхтәмова сүзләренә язылган “Татар иле” җырын (Владимир Мироваев музыкасы) башкарганнар. Аларның җыры бөтен Республикада ишетелсен, ди Диләрә ханым.

Әлеге ансамбльнең биючесе – Илнар Мирзаянов та үз фикерен белдерде. Конкурста җиңүләренә ул бик шат. Тумышы белән Илнар Актаныш районы, Әнәк авылыннан, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең өченче курсында белем ала. Бу ансамбльдә беренче мизгелдән үк бергә ул.

– Ансамблебез бик яшь булса да, конкурсларда җиңүләр яулап торабыз. Казанда үткәрелгән конкурс турында белгәч, ныклап әзерләнә башладык, бөтен көчебезне куярга тырыштык. Үзебезнең Гран-при алуыбызны белгәч, барыбыз да сөендек, чөнки мондый конкурста җиңү – ул зур дәрәҗә, җиңел генә бирелми. Бар эшне дә җиренә җиткереп башласаң гына, барысы да нәтиҗәле була.

Чыннан да, тырышкан табар – ташка кадак кагар, диләр. Яшьләребез соңгы вакытларда активлаша бара – алар максатчан, авырлыкларны җиңеп, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп, татар тормышында кайнап яшиләр. Монда, әлбәттә, җитәкчеләрнең дә аларның күзләрендә янган очкынны сүндермичә, бергә барулары мөһим. Бердәм булганда гына, шундый җиңүләргә ирешеп була. “Алабуга”лыларга киләчәктә уңышлар теләп, тагын да югары үрләр яулагыз, дияргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев