Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

«Алабуга-Арт» II муниципаль конкурсында җиңүчеләр билгеле булды

«Алабуга-Арт» конкурсы Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән үткәрелә.

29 ноябрьдә «Алабуга-Арт» муниципаль үзешчән сәнгать конкурсының икенче сезоны тәмамланды. Анда катнашкан эшче коллективлар үзләренең бар булган сәләтен күрсәтте.

Гала-концерт бу мөһим мәдәни вакыйгага нокта куйды, анда Алабуга предприятиеләре һәм учреждениеләренең финалга узган унбер коллективы катнашты.

«Татнефть», «Эссен Продакшн», «Соллерс Алабуга», «УкупрПласт», «ТПК МТЗ-Татарстан» «Аконит», «Алабуга Полиматиз», үзәк район хастаханәсе, картлар йорты, АМР Ветераннар советы һәм «Роквул-Волга» оешмалары хезмәткәрләре жюри хөкеменә оригиналь иҗади номерларын тәкъдим итте.

Лирик һәм күңелле җырлар, дәртле биюләр, музыкаль номерлар — барлык тамашачылар да, чыгыш ясаучыларга актив ярдәм күрсәтеп, бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Быел конкурста беренче тапкыр катнашкан коллективлар да, дулкынлануга карамастан, яхшы чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, «Алабуга-Арт» конкурсы Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән үткәрелә. Конкурсның төп максаты: Алабуга компанияләре һәм учреждениеләре хезмәт коллективларында үзешчән сәнгатьне популярлаштыру, иҗади үсеш өчен шартлар тудыру, яңа иҗади коллективлар булдыру һәм, әлбәттә инде, муниципалитет һәм предприятиеләр арасында мәдәни хезмәттәшлек өлкәсендәге багланышларны ныгыту.

Быел «Алабуга-Арт» конкурсында беренче урынны «Татнефть» һәм Алабуга муниципаль районы Ветераннар советы коллективлары алды. Алабуга башлыгы көчле алкышлар астында җиңүчеләргә бүләкләр — 500 мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырды. Моннан тыш, Рөстәм Нуриев чыгышлары аеруча ошаган тагын берничә катнашучыны билгеләп үтәргә вәгъдә итте — аларга якын арада башлыкның шәхси бүләкләре тапшырылачак.

— Дөресен генә әйткәндә, без җиңүгә өметләндек, чөнки беренче булырга дигән макстаттан башка мондый конкурсларда катнашуның мәгънәсе юк, — дип белдерде «Татнефть» җәмгыятенең Алабуга территориаль беренчел профсоюз оешмасы рәисе Александр Алискеров. — Дөрес, номерларны әзерләү гел шома гына бармады, ләкин, нәтиҗәдә, безнекеләр уңышлы чыгыш ясады. Призга килгәндә, акчалар предприятиенең мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларына тотылачак.

— Без «Алабуга-Арт» фестивалендә беренче тапкыр катнаштык. Предприятиенең «Малиновка» дип аталган вокаль дуэты белорус җыры белән чыгыш ясады, — дип сөйләде «ТПК МТЗ-Татарстан» хезмәткәре Регина Котельникова. — Призлы урынны ала алмасак та, бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алдык. Һәм әлбәттә, киләсе елда һичшиксез кабатларга тырышачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев