Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга «Барс» яшьләр үзәгендә язучы Тәҗрия Җәләева белән очрашу булды

Бу кичәдә язучының иҗатын яраткан, хөрмәт иткән китап сөючеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм студентлар катнашты.

27 апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре «Барс» яшьләр үзәгендә «Янып яшә һәм иҗат ит!» исемле очрашу кичәсе оештырды. 

Әлеге кичәнең кунагы Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе, мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллимәсе Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева булды. 

Тәҗрия ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Очрашуда кунакның беренче иҗат җимеше «Мәхәббәт шәүләсе» китабы турында да сүз барды. 

«Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары Гөлзадә Әхтәмова, Кадрия Наил, Хашия Тимерхан үзләренең шигырьләрен укыдылар һәм теләкләрен теләделәр. 

Бу кичәдә язучының иҗатын яраткан, хөрмәт иткән китап сөючеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм студентлар катнашты.

Әлеге чара татар әдәбияты ункөнлеге кысаларында үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев