Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

«Алабуга» халык ансамбле Бөтенроссия фестиваленең финалына чыкты

Фестиваль-конкурста 269 коллектив катнашкан. 

Алабуга районы мәдәният йортының «Алабуга» халык җыр һәм бию ансамбле «Культура — это мы» номинациясендә үзешчән иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль — конкурсының I этабы финалына чыкты. 

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Бөтенроссия фестиваль-конкурсында 269 коллектив катнашкан. 

Төбәкара сайлап алу видеотуры нәтиҗәләре буенча 60 коллектив-финалист билгеләнде. Алар алдагы этапларда катнашачак, диелә хәбәрдә.

Татарстан Республикасы үзенең иҗади номерын тәкъдим итәчәк һәм 20-22 майда Ижевск шәһәрендә Идел буе һәм Урал федераль округлары коллективлары белән бергә чыгыш ясаячак.

Зона смотрлары нәтиҗәләре буенча 20 лауреат билгеләнәчәк. Аларга «Мәдәният» илкүләм проекты грантлары тапшырылачак.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев