Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга кызы – “Дөнья гүзәле”

Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче 13 яшьлек Наташа Агафонова Төркиядә Халыкара "Дөнья гүзәле" конкурсында катнашып 3 нче урын алды, "Mini Miss Continents" номинациясендә җиңү яулап кайтты.

Моңа кадәр дә Наталья Агафонова Казанда үткән "Татарстанның кечкенә миссы" конкурсында "Татарстанның зифа миссы" номинациясендә җиңү яулап кайткан иде.

"Дөнья гүзәле" бәйгесендә таҗга 20 илдән 60 кечкенә модель дәгъва итте. Халыкара балалар фестивале "Кечкенә дөнья гүзәле 2012" конкурсына Татарстаннан 7 модель барды. Алар арасында безнең кыз - Наталья Агафонова. Аны балалар йортында эшләүче педагог-психолог озата барды.

Бәйге 30 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Төркиянең Анталия шәһәрендә "Дөньяны тагын да чистарак, матуррак итик" девизы белән узды. Конкурста катнашучылар милли киемдә (Наташа "Сөембикә" костюмында) үзләрен жюри әгъзалары белән инглиз телендә таныштырып, аларның сорауларына җавап бирде һәм үз экологик проекты турында сөйләде. Аннан соң эко-костюмда - дефиле. Наталья Агафонова "Морская дива" эко-костюмда чыгыш ясады.

Наташага чит илне карап кайту мөмкинлеге генә тумады, ул шулай ук "Вице-дөнья гүзәле" титулын яулады, Казахстан, Болгария, Бразилия, Венгрия кызлары белән танышты. Наташа алар белән Facebook, ВКонтакте социаль челтәрләр аша элемтә тота. Шулай ук Халыкара модель агентлыгы Алабуга кызына Болгариядә узачак "Мисс планета-2013" бәйгесенә рәсми чакыру тапшырды.

Шуны әйтергә кирәк, Наташаның балалар йортында тәрбияләнүен шоуда катнашучылар иң ахырда - гала-концертта, номинацияләр һәм призлар тапшырылгач кына белде.

Без бәйге һәм аңа әзерлек мәшәкатьләре турында белү максатыннан, аның үзенә мөрәҗәгать иттек:

- Нинди максат белән син "Дөнья гүзәле" бәйгесендә катнашырга булдың?

- Мин үземнең нәрсәгә сәләтле булуымны белергә, үземне дөньяга күрсәтергә, яңа дуслар табарга теләдем. 3 нче урын биргәнне ишеткәч, бу бәхетемә ышана алмадым, бик шатландым. Андагы жюри, коллектив бик яхшы, ярдәм күрсәтүче хезмәткәрләр бик ягымлы, алар сәхнәгә чыгу процессын безгә төгәл аңлатты.

- Конкурсның кайсы өлеше, синең фикер буенча, иң авыр иде һәм ни өчен?

- Жюри белән әңгәмә мине бик дулкынландырды. Ә менә матур күлмәкләр киеп сәхнәгә чыгуның минем өчен бер авырлыгы да булмады.

- Син өченче урын яулаганыңны ишеткәч, нинди эмоцияләр һәм хис-тойгылар кичердең?

- Мин бәхеттән күкнең җиденче катында идем. Җиңүчеләр исемлегендә үземнең исемемне ишетү - ул зур шатлык, моны сүзләр белән генә әйтеп бетергесез. Бәхеттән башым әйләнә башлады шикелле. Бүләкләү тантанасыннан соң "вау, мин моны булдырдым!" дип горурландым.

- Бәйгенең бер өлеше "социаль проект" дип аталды. Сезнең проект йортсыз хайваннар турында иде. Ни өчен менә нәкъ шул теманы сайладыгыз?

- Мин хайваннар яратам. Йортсыз, хуҗасыз, ташландык, ач хайваннарны мин кызганам. Киләчәктә минем хыялым - иясез хайваннар өчен приют ачу, аларны дәвалау, саклау, хуҗа табу. Хәзер үк без бу юнәлештә эшлибез: урамда тапкан хуҗасыз этләр һәм песиләрне яхшы кулларга бирәбез. Максатыбыз - кече дусларыбызга яхшы хуҗа табу.

- Наташа, модель булуы җиңелме?

- Юк, бик авыр. Моның өчен даими рәвештә үз-үзең өстендә эшләргә кирәк. Бу бәйгедә катнашыр өчен мин җитәкчеләр ярдәмендә бер ел әзерләндем. Сәхнәдә дулкынланырга ярамый. Иң мөһиме - үз-үзеңә ышану.

Мондый абруйлы бәйгедә балалар йортында тәрбияләнүче кыз ничек катнаша алды?

Балалар йорты директоры Елена Гырдымова Натальяның Халыкара бәйгедә катнашуына күп көч куйды. Бәйгедә катнашу өчен 4000 евро акча таләп ителде. Елена Гырдымова мондый сумманы табар дип беркем ышанмады, ләкин дөньяда яхшы кешеләр җитәрлек. Конкурста җиңүгә өлеш керткән "Жозефина" театры җитәкчесе Наталья Мрясовага һәм спонсорларга: "Ак Барс Созидание", "Махеевъ" хәйрия фондларына, "Тимер" ҖЧҖ, "Медикам" ААҖ, эшмәкәр Лидия Худанга, нотариус Рушания Мингазовага рәхмәтебезне белдерәбез, ди балалар йорты директоры Елена Гырдымова, Наташаның уңышларына куанып.

Наташаның киләчәккә планнары зурдан. Ул 2012 елның декабрендә Казанда "Ильдан" мода йортында узачак "Хрустальная корона" һәм 2013 елның июнендә Болгариядә узачак бәйгедә дә катнашырга планлаштыра. Без Наташага чын күңелдән уңышлар телибез.

Рузилә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев