Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга мәдәният хезмәткәрләре бер елда биш меңнән артык чара уздырган

«Йолдызлык» («Созвездие») мәдәни үсеш үзәгендә мәдәният хезмәткәрләренең 2022 ел буенча эшләрен йомгаклау җыелышы булды.

Җыелышны райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин ачты. Ул мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең җәмгыятьне мәдәни һәм сәнгати үстерүдә махсус урынын билгеләп үтте. Алар алабугалыларга бәйрәм рухы бирә, кешеләрне зиннәтле сәнгать әсәрләренә җәлеп итә, балаларны иҗат эшенә өйрәтә. Бу уңайдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең дә роле зур, аның директоры Әлфира Әкбарова да әлеге форумда мактаулы кунаклар арасында бар иде.

− 2022 елда Мәдәният идарәсе структурасы үзгәрде, яңа учреждение — «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге кертелде. Бүген бездә тугыз муниципаль бюджет учреждениесе. Аларның матди базасы 5,5 миллион сумга баетылды, аларга техник чаралар һәм җиһаз, 3,6 миллион сумлык музыка кораллары сатып алынды, 1,6 миллион сум акчага сәхнә киемнәре тектерелде. 2019 елдан алып, иҗат коллективлары чыгышы өчен барлыгы 758 яңа кием тегелде, − дип башлады сүзен Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова.

2022 елда мәдәният учреждениеләре грант конкурсларында катнашып, алтысында отты. Бу акча хисабына «Иллюзион» кинотеатрында яңа зал барлыкка килде һәм сәламәтлеге үзенчәлекле тамашачылар өчен уңайлы мохит булдырылды, 1нче балалар музыка мәктәбендә кичәләр үткәрелде, Хлыстоводагы авыл мәдәният йорты райондагы ял урыннарының иң яхшысы дип табылды, китапханәләр арасында иң яхшысы — Морт китапханәсе.

Җыелышта катнашучылар районның мәдәни тормышы үсештә булуын билгеләп үтте.

Очрашуда катнашкан шагыйрь Рәхим Гайсин әйтүенчә, нәкъ менә мәдәният эшлеклеләре якташларының тормышын һәм эшчәнлеген, аларны һәрвакыт хәтердә тоту өчен, сүздә һәм сурәттә, көйдә һәм картиналарда чагылдыра.

− Халыклар дуслыгы, милли мәдәниятләргә, йолаларга һәм телгә битараф булмау безнең төп мәдәни кодыбыз булып тора. Миңа Күклектән чыгыш бик ошады. Анда мари, татар һәм рус гореф-гадәтләре үзара үрелеп яши. Шуны күрү һәм күтәреп алу, үстерү безнең төрле милләт вәкилләреннән торган интеллигенциябезнең югары рухының чагылышы булды, − диде ул. 

Рәхим Гайсин район җитәкчелегенә һәм Мәдәният идарәсенә Алабуга районы Ветераннар Советын хуплаган өчен рәхмәт белдерде һәм иҗат комиссиясе эше белән таныштырды. Ахырда ул шәһәребез турында үзенең шигырьләрен укыды.
«Матур һәм назлы сүздә — 
Алабуга — тир тамчысы,
күз яшьләре һәм кан тамчылары,
һәрберендә бөртек-бөртек тоз бар,
бөтенесе истә торсын:
кинәнүдән башлап, тормыш ачылары».

Мәгълүмат

Алабуга мәдәнияте саннарда...
28 халык коллективы
5714 чара бер елда
2 миллион 126 мең тамашачы
387 мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев