Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга районы Морт авыл китапханәсе фондында 16 мең данә китап исәпләнә

Бу хакта Морт авылы китапханәсе китапханәчесе Зәлия САДЫЙКОВА сөйләде. 

Балалар һәм өлкәннәр әдәби-танып-белү чараларына, «Киңәш» балалар клубында үткәрелә торган шөгыльләргә теләп йөриләр. Биредә алар кәгазьдән, катыргыдан, табигый материалдан төрле әйберләр ясау серләренә төшенә, файдалы мәгълүмат ала, вакытларын кызыклы итеп үткәрә.

Тарихка күз салсак, Морт авылында беренче китапханә 1933 елда ачылган. Беренче китап укучылары мәктәп балалары булган. Ул чорда мөстәкыйль китапханә йорты булмау сәбәпле, китапларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртергә мәҗбүр булалар. 1943 елда бик зур янгын чыгып китапханәдәге китаплар янып бетә.

1944 елда яңадан ачылган авыл китапханәсе Үзәк китапханә итеп билгеләнә, чөнки Морт авылы район үзәгенә әйләнә.

1983 елда китапханә яңа төзелгән мәдәният йортының икенче катына урнаша. Аерым китап уку залы булдырыла.

2013 елда ул яңа программа буенча төзелгән күпфункцияле үзәкнең яңа бинасына күчерелә. Хәзерге вакытта китапханә фондында 16 мең данә китап исәпләнә. Китап укучылар саны 581 кеше тәшкил итә.

Китапханә укучылары халыкара, бөтенроссия, республика һәм муниципаль акцияләрдә һәм бәйгеләрдә актив катнашучылар.

Китапханәдә быел аның җитәкчелегендә театр клубы үз эшен башлады. Ул балаларның күңеленә бик хуш килде һәм алар бик теләп берсеннән-берсе кызыклы спектакльләр куялар.

- Мин унбиш елдан артык авыл китапханәсендә эшлим. Соңгы вакытта тыл хезмәтчәннәре белән безнең арада бик җылы мөнәсәбәт урнашты (алар авылда 5әү), мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә өйләренә барып хезмәт күрсәтәбез. Китапханәбез күп тапкыр һөнәри бәйгеләрендә җиңү яулады. 2022 елда Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу конкурсының «Иң яхшы китапханә» номинациясендә җиңүче булды, - дип сөйли китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев