Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга Туапсе белән Париждан кадерлерәк

Стахеевлар оныгы булачак кияве белән никахларын әби-бабалары җирендә рәсмиләштерү өчен, йөзләрчә километр араларны узып Туапседан Алабугага килгән.

Кичә университетта Стахеев укулары башланды. Алдагы көнне исә, Алабуга ЗАГС хезмәткәрләре үз чорында шәһәр башлыгы, меценат булган Иван Иванович Стахеевның оныгы Евгения Третьякова белән Дмитрий Ткаченколарның гаиләсен рәсми теркәде.

Берничә ел элек Евгениянең әнисе Елена Сергеевна юбилее уңаеннан сәяхәткә чыгарга ниятли. Париж яки Алабуганы күрү аның зур хыялы була һәм гаилә Алабуганы сайлый. Евгения күңелендә тезелеп киткән сәүдәгәр йортларыннан торган уңайлы урамнар, әнисенең әбисе белем алган университетның зур бинасы, гомумән "тарих исе аңкып торган" шәһәр мәхәббәт уята. Быел Евгениянең Алабугага бишенче тапкыр килүе.

-Без Алабуганы бик яратабыз. Әби-бабаларыбыз җире булганга гына түгел, шәһәр үзе күңелебезгә якын. Шәһәр безне гаҗәпләндерә дә, шул ук вакытта сокландыра да. Алабугалыларның тарихны ничек кадерләп саклавын күреп күңелебез сөенә. Гаиләм исеменнән моның өчен алабугалыларга чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә,- ди Евгения.

-Алар Алабуганы кайчандыр үзләренеке булган әйбер итеп түгел, ә изге җир итеп кабул итә. Стахеевларның бу сыйфаты миндә һәрчак соклану уятты,-ди аларның гаилә тарихын өйрәнүче доцент, тарих фәннәре кандидаты, туйда шаһит булган Инга Маслова.

Стахеев укуларында Евгения Третьякова (Стахеева) чыгыш кына ясаучы түгел, секция эше җитәкчесе дә.

Яшь гаиләне Алабугада теркәү уе, кияүнең башына килгән. Туйны дуслары белән бәйрәм итә алмасалар да, якыннары алар теләген хуплап кабул иткән. Дмитрий үзе: "Декабрист хатыннары ирләре артыннан Себергә киткән кебек, мин дә хатыным артыннанАлабугага килдем",- дип шаярта.

-Көзге матур Алабугада теркәлгән гаиләбезнең озын гомерле һәм нык буласына без чын күңелдән ышанабыз,- ди Евгения.

Стахеев укулары тәмамлангач, яшьләр Казанга җыена һәм шуннан Туапсега китәчәк.

Дмитрийдан һөнәре турында сорагач, ул әле күптән түгел генә сөйгәне белән еш аерылып торырга туры килгәнгә, дәрәҗәле эшен ташлавын әйтте. Хәзер алар Евгения белән бергә үз гаилә эшен ачарга ниятли. Стахеевлар эшен оныклары дәвам итә, Алабуга белән элемтәләре өзелми, димәк нәсел әле яши.

Н.Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев