Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

"Алабуга" җыр һәм бию ансамбленең чираттагы зур җиңүе

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте командасы Сочидагы “WORLD FOLK VISION” милли мәдәниятләр һәм сәнгатьнең Бөтендөнья фестиваль-конкурсының Россия финалында бик лаеклы чыгыш ясап, уку йортын, Алабуга районын һәм Татарстан Республикасын да танытты.

WORLD FOLK VISION” – ул глобаль проект, анда 80ләп ил катнашты. Катнашучылар Воронеж, Кытай, Дагыстан, Көньяк-Сахалинск, Кырым, Саратов, Башкортстан (Уфа, Стәрлетамак), Мәскәү, Петропавловск-Камчатка, Чиләбе, Норильск, Якутия, Казахстан, Туапсе, Белгород, Ямал-Ненец автоном округы, Киров, Иваново һәм башка бик күпләрдән килгән иде. 

Милли конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча ел саен дөньяның төрле илләрендә йомгаклау чарасы – WORLD FOLK VISIONфиналистларының зур гала-концерты үткәрелә. Быел фестиваль Сочида узды. Алабуганы Алабугаҗыр һәм бию ансамбле тәкъдим итте. Иҗади команданың уңышлары, шулай ук үз хис-кичерешләре белән ансамбль җитәкчесе, Татарстан Республикасының Атказанган артисты Диләрә Мироваева уртаклашты:

– Без зур состав белән бардыккөллият студентлары һәм укытучылары. Бу юлы ансамбльнең биш солисты – Алинә һәм Азат Кәримовлар, Илнур Габдрахманов, ансамбльнең хормейстеры, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Гатауллина һәм мин үзем, шулай ук дүрт пар хореограф, 6 пар вокалчы һәм 2 инструменталист бар иде. Барлыгы 25 кеше. Ансамбльнең гомуми җиңүеннән тышI дәрәҗә лауреат – безнең артистларның аерым чыгышлары да билгеләп үтелде. Илмир Ямалов һәм Рәзил Габбасовның инструменталь дуэты I дәрәҗә лауреат булды. Илнур Габдрахмановның соло чыгышы – I дәрәҗә лауреат; Айзилә Вахитова – II дәрәҗә лауреат; Алинә һәм Азат Кәримовлар дуэты – II дәрәҗә лауреат; Галия Пшембаеваның соло чыгышы шулай ук дипломант булды. Фестивальдә без үз мәдәниятебезне – татар мәдәниятен күрсәттек. Танылган Нигә яна йөрәгем җырын әзерләдек, халык аны Тала, тала дип атый. Безнең иҗат номерында солистлар да, хореографлар да, инструменталистлар да бар иде. Чыгыш 4 минут 15 секунд дәвам итте. Дәвамлылыгы аз булып күренсә дә, әлеге номерга без өч айга якын әзерләндек! Конкурс нигезләмәсенең бер шарты – бары тик тере музыка яңгырарга тиеш. Безнең чыгышыбыз төрле музыка уен кораллары – курай, кубыз, тальян, баян, кашык, барабан, сорнай белән үрелеп барды. Һәм болар барысы – бер номер өчен. Конкурс өчен без солистларыбызга махсус яңа костюмнар тектердек.

Шуны да билгеләп үтәсем килә, без үз номерыбызны гына күрсәтеп калмыйча, барлык чараларда һәм мастер-классларда да актив катнаштык. Анда 6 төн һәм 7 көн тордык. Раштуа балында безнең ансамбль полонез биеде.

Диләрә, гаиләгез сезнең йолдыз булуыгызга ничек карый? Сезгә бит еш кына юлда, башка җирләрдә булырга туры килә.

– Миңа ул яктан бәхет елмайды. 18 яшьлек улым Линар Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең хореография бүлегендә икенче курста укый. Аның инде яхшы нәтиҗәләре бар, дип ассызыклый укытучылар. Ул минем белән хореограф, ә 10 яшьлек кызым – Сабина вокалчы буларак барды. Минем балаларым һәрвакыт минем белән. Еш кына Сабина белән бергәләп чыгыш ясыйбыз, ул сәхнәгә ияләшә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, көллиятнең конкурста катнашу тәҗрибәсе бар – икенче ел рәттән Сочидагы Россия финалында катнашу уку йорты копилкасына бары тик югары нәтиҗә генә китерә. Узган ел бу фестивальдә Кама таңнары ансамбле катнашып, беренче урынны алган иде. 2019 елның мартында коллектив Эр-Рияд шәһәренә (Согуд Гарәбстаны) гала-концерт финалына чакырылды.

“Алабуга” җыр һәм бию ансамбле әле яшь, ул 2019 елның февралендә генә оешты һәм “WORLD FOLK VISION” милли мәдәниятләр һәм сәнгатьнең Бөтендөнья фестиваль-конкурсының Россия финалында беренче мәртәбә катнашты. Әмма күптән түгел генә барлыкка килүенә карамастан, мондый бүләккә лаек булу таң калдыра. Һәр җиңү артында Диләрә Мироваева, Гөлнара Трофимова, Надежда Долгова, Наталья Харина, Руслан Хәйруллин, Рәзил Габбасов, Илмир Ямаловның профессиональлеге, әлеге көллият директоры Әлфирә Әкбәрованың инициативасы һәм илһамландыруы аерым миссия булып тора. Шулай итеп, тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә алар үзләрен һәм безнең шәһәребезне бөтен республикага таныта алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев