Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуга үзәк китапханәсенә Александр Сергеевич Пушкин исеме бирелде

Бу атнада шушы уңайдан китапханәдә тантаналы чара узды, күренекле рус шагыйренең иҗатын сөючеләр, белгечләр җыелды. 

2022 елның 10 феврале — Үзәк китапханәгә бөек иҗатчының тарихи исеме кайтарылган көн. Бу шулай ук аны искә алу да, 1837 елның 10 февралендә Александр Сергей улы дуэльдә һәлак булган. 

Тантаналы вакыйга уңаеннан китапханә буйлап экскурсия үткәрелде, күргәзмә, викторина оештырылды, документаль фильм күрсәтелде.

— Без китапханәгә тарихи иесен кайтаруда булышкан өчен, район җитәкчелегенә рәхмәтлебез, — диде Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова, истәлекле күргәзмәне ачканда. 

Әлеге чарада Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова, китапханә эше ветераннары, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр дә катнашты.

— Бу көн шатлыклы да, бер үк вакытта, кайгылы да. Ул рус шигъриятенең даһие һәлак булу турында хәбәр китергән көн. Әмма ул Үзәк китапханә өчен истәлекле булып кала. Китапханә эшен бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгара, — дип билгеләп үтте Юлия Шәкүрова. 

Туган якны өйрәнүче һәм тикшеренүче Вера Дулуб әйтүенчә, безнең китапханә бу исемне элек йөрткән булган. 1896 елның 4 февралендә Алабугада Шәһәр Думасы карары белән Александр Сергей улы Пушкин исемендәне беренче халык китапханәсе ачылган. 

XIX гасырда ук эшли башлаган шушы китапханә фондындагы китапларның бүген дә саклануы куаныч — алар хәзер сирәк китаплар бүлегендә. 

Бүген Алабуганың Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсе — Татарстанда бөек шагыйрь исемен йөрткән бердәнбер китапханә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев