Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада 3D-кинематограф даирәсе киңәя

Шушы ел ахырында ук “Иллюзион” кинотеатры фильмнарны яңача күрсәтүгә күчә. Бу турыда кинотеатр директоры Зөләйха Әмирбәкова сөйләде.

Зөләйха Әмирбәкова сүзләренә караганда, “Иллюзион” кинотеатры Кино фондының федераль грантына ия булган, шуңа күрә кино күрсәтүләр сервисы яхшырачак.

– Бу грантны алуга өч ел инде гариза биреп килдек, ниһаять, уңыш елмайды. Биш миллион күләмендә кинотеатрларга ярдәм грантын алуга ирештек. Бу акчалар кино залын заманчалаштыруга һәм яңа цифрлы җиһаз урнаштыруга китәчәк, тамашачыларыбыз 3D, һәм хәтта 4D форматында фильмнар карый алачак.

Хәзерге вакытта 160 урынга исәпләнгән зәңгәр кинозал төзекләндерелә башлады, ул өч дәрәҗәле кино каралык итеп яңадан җиһазландырылачак. Эшчеләр биредәге утыргычларны заманчаларына алыштыру белән мәшгуль. Әлегә яшел зал гына хезмәт күрсәтә. Яңа җиһазга килгәндә, аны кайтаручы билгеләнгән инде, килешү төзелгән. Якын көннәрдә кайтарылып, аны корып та куячаклар.

Үзгәрешләр бәрабәренә “Иллюзион” кинотеатры фильмнарның премьераларын күрсәтү хокукына ия булачак, ди Зөләйха ханым. Бүгенгә аларны тиешле җиһазы булган коммерциячел кинотеатрлар гына күрсәтә ала. Элек “Иллюзион”да икенче һәм өченче экран киноларын гына карарга мөмкин иде.

Әйтергә кирәк, Кино фонды шартлары буенча, Россиядә җитештерелгәннәре грант алучылар тарафыннан күрсәтелә торган фильмнарның яртысыннан да ким булмаска тиеш.

Шул рәвешле, фонд үзебезнең кинематографиягә булышырга тырыша, ди Зөләйха Әмирбәкова.

Өч үлчәмле кино яратучылар өчен яңа үзгәрешләр файдалы булырга охшаган. Кинотеатрның директоры әйтүенчә, 3D фильмнарына бәяләр 2D киносыннан югарырак булса да, коммерцияле кинотеатрларга караганда, барыбер арзанрак булачак.

2019 елда кинотеатрларга ярдәм

Илдә кино күрсәтү дәрәҗәсе түбән төшү сәбәпле, 2015 елның декабреннән Россия Федерациясендәге торак пунктлардагы кинозалларга булышуның Бөтенроссия программасы башланган иде. Экспертлар мәгълүматыннан күренгәнчә, Россия халкының 40 процентына цифрлы заманча кинотеатрлар үтемле булмаган. Биш йөз меңгә җитәрлек кешесе булган торак йортларда милли фильмнар күрсәтүгә шартлар булдырырга тиешле программа барлыкка килгәннән бирле, илнең 79 төбәгендә 180 меңнән артык яңа тамаша урыны булдырылган, 20 миллионнан артык кеше заманча цифрлы кино карау мөмкинлеге алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев