Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада ел саен уза торган «Яңа ел рухы» концерты булды

Аны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм мөгаллимнәре әзерләгән иде.

Ел саен Яңа ел алдыннан уза торган концерт «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә булды.

Концертны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм мөгаллимнәре әзерләгән иде. 

Яңа ел алдыннан шундый чыгышлар ясау яхшы традициягә әйләнде. Быелгы концерт унөченче тапкыр алабугалыларга кышкы бәйрәм мохитен бүләк итү булды. Шул вакыт эчендә аны яратып өлгергәннәр — зал тулы иде!

− Мин «Яңа ел рухы» концертына беренчесеннән үк йөрим, бик ошый, шунда ук бәйрәм мохитен тоясың. Көллият студентлары һәм укытучыларына рәхмәтлемен, алар булдыралар! Быелгысы яңа Мәдәни үсеш үзәгендә үтте, мин биредә беренче тапкыр, бик матур бина, район җитәкчелегенә рәхмәт, шәһәребездә шундый үзәк барлыкка килү бик яхшы, − дип фикерләрен уртаклашты алабугалы Фәния Фәрхетдинова.

Бәйрәм программасының һәр чыгышы алкышларга күмелде, димәк, артистлар халыкның күңелен күтәрә алды!

Әйтергә кирәк, быелгы концертка сатылган билетлардан кергән һәм чыгышлар барышында сәхнә алдына урнаштырылган кубка җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышуга китәчәк.

Фото: мәдәния һәм сәнгать көллияте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев