Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада Раштуаны билгеләп үттеләр

Бәйрәмне аномаль салкын һава торышы аркасында шәһәр мәдәният сараеның мәрмәр залында оештырдылар.

Бүген шәһәр Мәдәният сараенда Раштуа бәйрәме узды. Чара «Чебурашка» паркында үткәрелергә тиеш иде. Әмма һава торышы үз төзәтмәләрен кертте. Бәйрәмне аномаль салкын һава торышы аркасында мәдәният сараеның мәрмәр залында оештырдылар. Салкын һава торышы алабугалыларны куркытмады һәм алар Раштуа бәйрәменә килделәр. 

Шәһәр мәдәният сарае иҗат коллективлары халыкны күңелле җырлар һәм әйлән-бәйлән белән каршы алды. «Забавушка», «Инвожо», «Ак каз» ансамбльләре, «Красная гвоздика» ветераннар хоры, балалар хореография коллективлары һәм башкалар җырладылар, биеделәр һәм алабугалыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев