Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугада Шишкиннар гаиләсенең юбилейлары уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Кунаклар рәссам яшәгән йортка җыелдылар. 

Быел Иван Иванович Шишкинның тууына 190 һәм әтисе, сәүдәгәр һәм шәһәр башы Иван Васильевич туганга 230 ел тулды.

Алабуга музей-тыюлыгының генераль директоры Гөлзада Руденко билгеләп үткәнчә, бүген рәссамны гына түгел, Алабуга үсешенә зур өлеш керткән әтисен дә искә алалар.

Сәламләү чыгышында бу хакта район башлыгы Рөстәм Нуриев та билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Алабуганың ул вакытта ук үз архитектурасы, системалы энергетика һәм су белән тәэмин ителеше, урам утлары булган.

Рөстәм Нуриевка беренчеләрдән булып музей-тыюлыкның яңа басмасын — «Алабуга шәһәре тарихы» һәм «Алабуга сәүдәгәре Иван Васильевич Шишкинның тормышы, 1867 елда үзе тарафыннан язган» китапларын укыды.
Укуга шулай ук Иҗтимагый совет рәисе Айрат Кавиев, Спас соборы башлыгы иеромонах Кирилл (Забавнов), Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов та кушылды. Бу көнне безнең шәһәргә экскурсиягә килгән һәм юбилей чарасына очраклы гына эләккән туристлар да яңа басмадагы юлларны укыды.

Аннары ел да үткәрелә торган «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел конкурска барлыгы 578 рәсем тәкъдим ителгән иде. Конкурста Татарстан Республикасының 28 шәһәр һәм торак пункттан 44 сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәкләре һәм студияләре катнашты. 15 җиңүче билгеләнде. Татарстанның төрле почмакларыннан балалар килгән. Аларга истәлекле бүләкләр — диплом, акчалата премия, китаплар бирелде. Быел беренче тапкыр конкурста ошаган эшне район башлыгы да билгеләп үтте. Аның авторы — Яр Чаллы кызы Айсель Харисова. Рөстәм Нуриевка аның Ван Гог стилендә ясалган рәсеме хуш килгән.

− Миңа, чыннан да, бу рәссам ошый, аның иҗаты мине илһамландыра. Мин үз җиңүемә гаҗәпләндем. Рәсем ясаганда, нинди дә булса призлы урын алырмын дип уйламаган да идем, — диде кыз.

Җиңүчеләр арасында алабугалылар да бар. Анастасия Айметова И.И. Шишкин исемендәге 1нче сәнгать мәктәбендә укый. Конкурста беренче тапкыр гына катнашмаса да, бу аның беренче җиңүе.

— Рәссам иң башта йорт хайваннарын, җәнлекләрне сурәтләгән. Мин җиңүемә бик шатмын, билгеле ки, дулкынландыргыч мизгел, − диде ул.
Шул ук көнне Иван Иванович каберенә һәм Иван Иванович һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев