Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабугалылар төсләрне куллану нигезләре буенча мастер-класста катнаша ала

Керү ирекле.

11 февральдә сәгать 10да Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге этно сәнгате музеенда Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, халыкара сынлы сәнгать Ассоциациясе — ЮНЕСКО АИАП әгъзасы, Шәйхзадә Бабич исемендәге Дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты Вера Фролова төсләрне куллану белеме нигезләре буенча «Тулпар» сәнгать сөючеләр клубы катнашучылары белән очрашачак.

Вера Фролованың мастер-классы иҗади сәләтләрне үстерүгә һәм көндәлек тормышта һәм иҗади эшчәнлектә төсләрдән файдалана белүгә юнәлдерелгән. Очрашу һәркем өчен, аеруча булачак рәссамнар һәм педагоглар өчен кызыклы булачак.

Мастер-класста катнашучылар саны чикләнгән, шуңа күрә алдан язылу кирәк. Үзегез белән гади карандашлар, пумала, гуашь, акварель, А4 форматындагы 2-3 кәгазь һәм кечкенә банка алып килергә кирәк.

Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев