Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуганың балалар китапханәсендә китап күргәзмәсенә күзәтү узды

Күптән түгел балалар китапханәсе — 3нче филиалда татар әдәбияты классигы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Туган як җырчысы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды.

Күргәзмәдә олпат язучыбызның биш томлык "Сайланма әсәрләр«е, «Туган ягым — яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Сиваш» кебек повестьлары тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны кыскача әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. 

Гомәр Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында Арча районы Яңасала авылында туган. Үсеп җиткән чагы Октябрь көннәренә туры килеп, аңа кулына корал тотып Көнбатыш фронттагы сугыш хәрәкәтләрендә, аерым алганда Сиваш-Перекоп сугышларында катнашырга туры килә. Үзенең күргәннәрен, кичергәннәрен әдип 1937 елда басылып чыккан «Сиваш» повестендә тасвирлый. Гомәр Бәшировның бөтен тормышы ил язмышы белән бәйләнгән һәм ул аның әсәрләрендә дә ачык күренә. 

Халык язучысы Гомәр Бәширов «Туган ягым — яшел бишек» автобиографик әсәрендә авыл кешеләре образлары ярдәмендә татар авылын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен — Сабантуй, каз өмәләрен үзгә бер җылылык белән сурәтли. Халыкның зурлыгын, бөеклеген, аның күңел байлыгын искиткеч зур осталык белән ачып бирә. Арча ягы урманнары, Яңасаланың болын-тугайлары, кырлар өстендә тибрәнгән рәшә дулкыннары — укучы күңелен нечкәртә, туган җиребезгә аның искиткеч гүзәл табигатенә мәхәббәт уята. 

Бу әсәр туган телдә дөнья күргәннән соң, рус, белорус һәм венгр телләренә дә тәрҗемә ителә. Бөек Ватан сугышы елларында авыл хезмәтчәннәренең тылдагы батырлыгын бригадир кыз Нәфисә образы аша биргән «Намус» романы өчен Гомәр Бәширов 1951 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Авыр сынау сәгате суккач, тылдагы хатын-кызлар үз җилкәләренә көч җитмәстәй авыр йөкне, сугыш йөген күтәреп алалар. Фронтта газиз ирен югалту, кайбер вак җанлы кешеләрнең гайбәт сүзләрен ишетү, фронт өчен дип үстерелгән бодаеның кулак Сәйфи тарафыннан урлануы — болар берсе дә әсәрнең төп герое Нәфисәнең рухын сүндерә алмый. Бригадасы кызларына карата үтә сизгер, мәрхәмәтле Нәфисә — нык куллы кырыс бригадир, туган колхозының чын хуҗасына әверелә. «Намус» романы шулай ук рус, инглиз, француз, испан һәм башка күп кенә телләрдә дә укучыларга барып җитә. 

Гомәр Бәширов революциягә кадәрге тормышның җәбер-золымын, социализм илендә хезмәтнең нинди могҗизага алып килүен үз күзе белән күргән, шуларны үзенә хас матур тел белән, кояшлы яңгыр кебек шифалы һәм саф итеп, ана телебездә укучыга җиткерә алган, егерменче гасырны башыннан азагына чаклы кичкән гасыр яшьтәше — бай әдәби мирас калдырган олуг язучы ул.

Күргәзмәдә шулай ук ТАССРның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның "Күңел дәфтәре"ндә әдипнең әсәрләренең язылу тарихы, күренекле шәхесләр турында истәлекләр белән танышырга мөмкин булды. 
Наҗия ГАТАУЛЛИНА, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев