Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуганың «Земляничный дождь» бию ансамбле оешканга 30 елдан артык 

Ансамбльгә нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе — Елена Сәгъдиева — югары квалификацияле мөгаллим.

Алабугада җиләк атамалы балалар хореография ансамбле оешканга утыз елдан артык.

«Земляничный дождь» ансамбленә нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе — Елена Сәгъдиева — югары квалификацияле мөгаллим. Бала чагыннан ук ул биергә яраткан. Балалар бакчасына йөргәндә, 3 яшьлек Лена үзе биюләр уйлап чыгарган. Шуңа да киләчәктә кайсы һөнәрне сайласын кечкенәдән белгән.

— Әниемнең миңа сарафан һәм кыекча теккәне истә, ә мин рус лирик биюен уйлап чыгардым. Бакчада бик актив булдым, аннары инде — мәктәптә. Һәрчак үзешчән сәнгать смотрларында катнаша идем. 

1983 елда Елена Сәгъдиева Татар Республика мәдәни-агарту училищесының (хәзер Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) хореография бүлеген, 1987 елда — Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Аны үзе укыган училищега юллыйлар, ләкин булачак тормыш иптәшен очратып, ул аның белән биш елга Байконурга китеп бара. Алабугага әйләнеп кайткач, Балалар иҗат үзәгенә Нина Федор кызы Сорокина янына хореограф булып урнаша. Балаларны туплап, 1992 елда ансамбль оештыра.

— Елена Николаевна, ни өчен нәкъ менә «Җиләк яңгыры» («Земляничный дождь»)? 

— Мин аларны һәрвакыт җиләккәйләр дип йөрттем. Балалар кечкенә, алар күп, һәммәсенә: «Әх, тәмле җиләккәем минем!» диясе килә. Туксанынчы еллар, нинди дә булса башка төрле, башкаларда булмаганракны табасы килде. Шул исемгә ияләндек. 

Ул вакытта ансамбльгә сайламый гына, кем биергә тели, шуны алганнар. Беренче шөгыльдән үк алар эшләргә күнегә. Тәртип, игътибарлылык һәм иң мөһиме — тырышлык һәм хезмәт — бу күмәк уңышка ирешү нигезе. 

— Балалар белән эшләгәндә, үз балачагым хәтергә төшә, минем белән совет укытучылары эшләде — бу миңа балалар психологиясен аңларга, бала күңеленә юл табарга, аңа хөрмәтле мөнәсәбәттә булырга булыша. Репертуарга килгәндә, ул бик төрле. Бию эчтәлеген балалар өчен әсәрләрдән, әкиятләрдән, мультфильмнардан, аеруча — совет чорындагылардан алам, балаларга шуларны карарга киңәш итәм. Мәсәлән, «Бремен музыкантлары», «Томандагы керпе», «Бонифацийның каникуллары». Без боларның барын да куйдык, балаларга бик ошый, рәхәтләнеп бииләр. Чыгышның фикерен һәм эчтәлеген ачарга, күренештәге теге яки бу образның хасиятен булдыруга ярдәм итәрлек итеп, музыка материалын җентекләп барлыйм, — ди педагог. 

Ансамбльнең 30 елдан артык эш дәверендә биредән ике меңнән артык кеше чыгып, аларның күбесе хореограф булып киткән. Елена Сәгъдиева укучыларның һәрберсенең һәвәслегенә ышана, укытучының бурычы — аларны үстерү, балада талант ачудыр.

«Земляничный дождь» — «Җиләк яңгыры» ансамбле халыкара, бөтенроссия күләмендә, республика һәм төбәк конкурс-фестивальләрендә Гран-при яулаган, лауреат булган. Ансамбль җитәкчесенең дә бүләкләре аз түгел — халыкара көмеш медаль, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, төрле дипломнар һәм грамоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев