Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуганың «Адымнар» полилингваль комплексы укучылары «Беренче театр» ны сәхнәләштерде

Театр сәнгате аша дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә.

Тормышның көзгесе булган әлеге сәнгать бала күңелендә яңа хисләр тудыра, белем һәм күнекмәләрен баетырга, матур әдәбиятка карата кызыксыну уятырга, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Шул максаттан чыгып, «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында татар әдәбияты дәресләрендә һәм татар телендә оештырылган түгәрәкләрдә укучыларны театр сәнгате белән таныштыруга зур игътибар бирелә. 

Быел мәктәбебезнең 7нче Е сыйныфы укучылары театр белән аеруча кызыксына башладылар һәм үзләрен театр артистлары ролендә сынап карарга булдылар.

Укучылар әзерлек эшен бик җаваплы рәвештә башкарды. 30 гыйнвар көнне яшь артистлар мәктәбебезнең актлар залында тамашачыларга Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектаклен тәкъдим итте. 

Рольләрне башкардылар: Биби — Самира Габитова, Вәли — Айзат Сәлимов, Гафифә — Алсу Мөхәммәтҗанова, Хәбибрахман — Азат Әхмәтшин, Факиһә — Ләйсән Нугаева, Фатих — Артём Семенов, Хәмзә бай — Булат Хәсәнов.

Яшь артистларыбыз геройларның уй-кичерешләрен, хис-тойгыларын үзләре аша үткәреп, бик оста уйнадылар. Спектакль тамашачылар күңеленә хуш килде. Аларның көчле алкышлары залга ямь өстәде һәм артистлар күңелен тагын да канатландырып җибәрде.

«Беренче театр» артистларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, иҗади эшчәнлекләрендә зур җиңүләр телибез!
Айгөл ӘХМӘТШИНА, туган тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев