Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Алабуганың Үзәк балалар китапханәсендә Хәкимҗан Халиковның иҗатына багышланган шигъри сәгать узды

Чара язучының тууына 90 ел тулуга багышланды.

«Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә Хәкимҗан Халиковның иҗатына багышланган шигъри сәгать үтте. Чара язучының тууына 90 ел тулуга багышланды. 

Хәкимҗан Халиков — балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Китапханәче Хәкимҗан Халиковның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар язучының «Сакчы күркә», «Канатлы куян», «Сакаллы малай», «Ничек тизрәк үсәсе?» һәм башка китаплары белән таныштылар.

Әйтик «Сакчы күркә» китабында язучының балалар дөньясын төрле яклап гәүдәләндергән ихлас, самими һәм шаян шигырьләре урын алган. Китап укучы әлеге шигырьләр аша тирә-юньне танып белергә, тискәре һәм уңай сыйфатларны аерырга, һәрнәрсәдән матурлык табарга өйрәнә. «Сакаллы малай» җыентыгында нәниләрне шәфкатьле, кешелекле, инсафлы, батыр һәм кыю булырга, матурлыкны танырга өйрәтә торган шигырьләр, тел шомарткычлар һәм кыска әкиятләр тупланган.

Чара барышында балалар язучының берсеннән-берсе кызыклы «Озын колаклы батыр», «Кайда икән?», «Конфет агачы», «Сакаллы малай» кебек шигырьләрен укыдылар.

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев