Аның җаны мәдәнияткә гашыйк
Алабуга районының Илмәт авылында Фәүзия ханым Төхбәтуллинаны олысы да, кечесе дә белә һәм хөрмәт итә. Шулай булмый ни, 20 ел гомерен Илмәт авылы клубына багышлаган бит ул.
Фәүзия Мидхәт кызы гомерен Илмәт авылында үткәрермен дип уйламаган да булгандыр. Тумышы белән Аксубай якларыннан ул. Язмыш кешене кайда гына йөртми һәм кемнәр белән генә очраштырмый. Фәүзия ханым да мәктәпне тәмамлагач, педагогия өлкәсе буенча китәргә теләсә дә, клубта эшләү теләге өстенлек ала. Кечкенә чактан ук ул җырлый, бии, төрле конкурсларда катнаша, шуңа күрә Алабуга шәһәренең мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга керә. Үз авылына кайтып йөрү бик авыр булса да, кыз сынатмый. Ул вакытларда колхозга бәрәңге алырга җибәрә торган булалар, менә шунда тормыш иптәше Фаиз Миннегали улы белән таныша да инде. Ул аннан 8 яшькә олырак була. Укуны тәмамлагач, Фәүзия ханым күрше авылга йөреп, 2-3 ай үз якларында клуб мөдире булып эшли. Булачак тормыш иптәше аңа өйләнешергә тәкъдим ясагач, бераз уйга калса да, соңыннан ризалаша. Күп тә үтми, Фаиз абый белән гаилә корып Илмәт авылында төп нигездә яши башлыйлар, быел аларның бергә тормыш итүләренә 35 ел була.
Авылдан өй бирәбез дисәләр дә, яшь пар авыру әти-әнисен калдырып китәргә батырчылык итми. Бу исә аларның киң күңелле, олы йөрәкле булуларын күрсәтә. Каената белән каенана киленнәрен үз кызлары кебек ярата, һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә, бер-берләрен аңлап яшиләр.
– Каенанам белән әниле-кызлы кебек гомер иттек, ә каенатам һәрвакыт мине яклап чыга иде, беркемгә дә авыр сүз әйттермәде, – дип искә алды Фәүзия апа.
Шулай булса да, каенанасы килененең клубта эшләвенә каршы булган. Моның төп сәбәбе: өйдә тавыш-гауга, гайбәтләр таралудан курыккан, чөнки ул вакытларда клублар төнге икеләргә кадәр гөрләп торган. Ире абыйсының хатыны да 7 ел дәвамында клубта эшләгән, бәлки каенанасы бу хезмәтнең авырлыгын күреп, килененә шулай каршы төшкәндер. Ире башта эретеп ябыштыручы булса, соңыннан ул ферма мөдире булып эшли. Хәзер сәламәтлеге какшау сәбәпле, лаеклы ялда.
Фәүзия ханым тик утыра торганнардан түгел. Ул фермада 11 ел лаборант була. Анда да үз эшенең остасы, һәрвакыт ихтирамга лаек. Каенатасы белән каенанасын бер-бер артлы соңгы юлга озаткач, ул үз һөнәренә тугры калып, клубка эшкә керә.
– Кешеләр белән аралашырга бик яратам. Балалар, олылар дисеңме, хәтта яшьләр белән дә уртак тел табам. Элек тә шулай иде, бүген дә. Яшьләр, минем янга килеп, үз йөрәк серләрен сөйлиләр, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Фәүзия ханым.
Алар ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Ленар Чаллы шәһәрендә “КамАЗ”да мастер булып эшли, ә кызлары Илүсә Тукай районы буенча шулай ук мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Хәзер Фәүзия һәм Фаиз улының өч оныклары бар.
Клубтагы эшләре турында сөйләгәндә, Фәүзия ханымның үз эше өчен җан атып торуы, авылының киләчәге өчен ут йотып торучы олы җанлы кеше икәнен аңларга була. Ул клубта төрле чаралар оештыра, 6 түгәрәк һәм “Сердәш” фольклор ансамблен җитәкли:
– Фольклор ансамбль 1999 елдан бирле эшли инде. Бүген анда 13 кеше, шуларның өчесе – олы яшьтәге ир-атлар. Шунысы куандыра: 7 ел эчендә әлеге фольклор ансамбленең составы үзгәрмәде. Монда төрле кешеләр йөри. Мәсәлән, Илфат Әнвәр улы – 20 ел дәвамында авыл хуҗалыгы мөдире булып эшләгән кеше. Менә шулай күңелле яшибез, – дип сөйләде Фәүзия Мидхәт кызы.
Әлеге ансамбль һәрдаим төрле шәһәрләргә йөреп, лауреат исемнәренә лаек була. Әлбәттә, ансамбльнең төп составын югалтмыйча, энҗе бөртекләредәй туплап, югары биеклеккә күтәрү күп көч таләп итә. Бу уңышлар – авыл мәдәният йорты директоры Фәүзия Мидхәт кызының һәм Илмәт авылы үзешчәннәренең уртак хезмәт җимеше.
Клуб яңадан төзелмәячәк дигән сүз чыгуга ук, Фәүзия ханым бик төшенкелеккә бирелә, үзенә урын таба алмый. Аның фикеренчә, клуб булмаса, авыл да юк дигән сүз. Клуб төзесеннәр өчен, күп көч куярга туры килә. Бүген дә Фәүзия ханым район җитәкчеләренә рәхмәт укый. Илмәт авылы клубында күп төрле чаралар үткәрелә: “Каз өмәсе”, “Пар канатлар” һәм башкалар. Һәр чара күңелдә саклана, искә төшкән саен ниндидер җылылык биреп тора, дип сөйләде ул.
Ярты ел клубсыз торган вакытта, Фәүзия ханымның йорты клубка әверелә. Ул репетицияләрне калдырмый, барысы да аларның өенә килеп әзерләнә. Фәүзия Мидхәт кызы әйтүенчә, иҗади фикерләр аңа төнлә килә. Һәм аның бер төн эчендә сценарий язган вакытлары да аз түгел. Шуңа күрә дә аны хөрмәт итәләр, яраталар, мөгаен. Авылдашларыңның ышанычын яулаудан да зур нәрсә юк авыл кешесе өчен.
– Бик арыдык бүген, син булмасаң, килмәс тә идек, дигән сүзләрне ишетү җанга рәхәтлек бирә. Авылыбызның һәр кешесе белән бик яхшы мөнәсәбәттә без. Эшем халык белән гел аралашып тора торган. Нәрсә генә эшләсәң дә, халыкка таянырга кирәк. Һәр үткәрелгән мәдәни чарада авылдашларыбыз бик актив катнаша, – дип сөйләде Фәүзия ханым.
Ә бит авыл кешесенең үз хуҗалыгында да эш бетми. Төхбәтуллиннар гаиләсе күп мал, каз-чебиләр, бер баш умарта тота. Моңа хәтле өч сыер да асраган булганнар. Өстәлләре тулы ризык, мичтә пешерелгән ипи, төрле кайнатмалар – үз гаиләсе өчен җан атып торучы хатын-кызның булганлыгын күрсәтә.
Бүген гөлбакчага күмелгән йортларында Фаиз абый белән тигезлектә балаларына, оныкларының шат авазына сөенеп яши алар.
Һәр җирлектә үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, үз халкын яратучы кешеләр бар. Фәүзия ханыма быел 55 яшь тула. Ул туган һәр таң өчен шатланып, яшьләрчә, заман белән бергә атлый. Яраткан шөгыле аңа көч бирә, яңадан-яңа уңышларга этәрә. Тирә-ягыбызда үз һөнәренә мөкиббән, олы җанлы, эчкерсез кешеләр булуы куандыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев