Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

“Айбагыр” йолдызларга үрелә

Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының "Айбагыр" ансамбле- «Туым җондызы» - 2012» IV Республика фестиваль-конкурсның I дәрәҗәле лауреат дипломын алып кайтты. Эшлекле киңәшмәдә дипломны ансамбль җитәкчесе Людмила Гатауллинага район башлыгы Геннадий Емельянов үзе тапшырды.

"Айбагыр" ансамбле тарихы 2008 елдан башлана. Оештыручысы, нигез салучысы - мәдәният һәм сәнгать училищесы укытучысы Валерий Митрофанов, беренче җитәкчесе - Резеда Кашапова. 2009 елдан "Айбагыр"ны Людмила Гатауллина җитәкли. Җыр-биюгә гашыйк егет-кызлар шәһәркүләм чараларның барысында диярлек катнаша. "Халыклар дуслыгы көне", "Покрау көне", "Спас ярминкәсе" - шуларның берничәсе генә. Ансамбльгә нибары дүрт ел гына булуга карамастан, алар инде өч тапкыр "Туым җондызы" фестивалендә төрле дәрәҗәдәге лауреат исемен алырга җитешкән. 2010 елда Уфада үткән халыкара конкурста алабугалылар II дәрәҗә, 2011 елгы Казан фестивалендә I дәрәҗә дипломга ия була.

2012 елның 14 гыйнварында Казанда "Ак Барс" яшьләр үзәгенең концертлар залында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы" фестивале үтте. Монда Мамадыш, Кайбыч һәм Зәйдә сайлап алу турлары узды, сәләтләрен һәм кабатланмас булуларын жюри алдында раслаган төркемнәр генә катнашты. Гадәттә конкурс "Этник вокал" һәм "Фольклор-эстрада вокалы" исемле ике номинациядә уза. "Айбагыр" ансамбле "Фольклор-эстрада вокалы" номинациясендә беренче дәрәҗә диплом лауреаты исеменә лаек булды.

Фестивальдә катнашучылардан тыш, концертта ТР халык артистлары Елена Бичарина, Виталий Агапов, Лидия Әхмәтова, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле һәм башкалар катнашты. Фестивальнең төп максаты: керәшен музыкаль иҗатын саклап калу, үзешчән ансамбль һәм башкаручыларны ачыклау, халык җырын популярлаштыру, керәшеннәрне берләштерү. Конкурсны ТРның керәшеннәр җәмәгать оешмасы, керәшеннәрнең "Туганайлар" мәдәни-агарту газетасы, керәшен-татарларның һәм ногайбәкләрнең тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге, "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле оештырды.

Алабуганың "Айбагыр" төркеме фестивальгә "Шыйлык" ("Сыйлык") композициясе белән килде. Шыйлык - байлык, туклыкны аңлата. Орлыкларны изгеләндерү, Ходайдан бай уңыш сорау йоласы инде онытылып килә. Кайчандыр беренче чәчүгә чыкканда, уңыш бай, башаклар тук булып өлгерсен өчен сукалаган җиргә буялган йомырка тәгәрәткәннәр. Арттан килүче бала-чага исә йомыркаларны җыеп барган. "Айбагыр" төркеме менә шушы күренешне сәхнәләштерә. Алабугалыларның чыгышы училище мөгаллиме Илдус Салаховның баянда оста уйнавыннан башка тулы булмас иде.

Фестивальгә баруны, анда катнашуны оештырган өчен "Айбагыр" ансамбле училище директоры Әлфирә Әкбәровага, мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Фәйзуллинага чиксез рәхмәтле.

Фәридә Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250