Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Бер елда “Татар әдәбияты үзәге” сайтын 15 мең кеше файдаланган, 1 500 китап сатылган

"Сайтка өстәмә рекламалар ясалмады, кулланучылар үзләре кызыксынып тапты", - ди Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин.

2016 елның июленнән алып бүгенге көнгә кадәр "Татар әдәбияты үзәге" сайтыннан 15 мең кеше файдаланган. Шулай ук бу вакыт эчендә 1500 китап сатылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды матбугат үзәгендә "Татар әдәбияты үзәге" сайтын тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.

"Сайт 2016 елның июленнән эшли башлады. Без сайтка өстәмә реклама ясамадык. Бу вакыт эчендә баш күтәрмичә эшләдек. Китаплар санын арттырдык, авторлар белән килешүләр төзедек. Сайтны 15 мең кеше кулланды, 1 500 китап сатылды. Алар аны кызыксынып тапканнар", - диде Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин.

Татар әдәбияты сайты - заман таләпләренә туры китерелгән өч телдәге электрон портал. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә сайтны латин алфавитында да куллану мөмкинчелеге карала.

Сайт 2016 елның июль аеннан бирле эшләп килә. Кулланучылар сайтка www.tatkniga.ru сылтамасы аша күчә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев