Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Бер кешедә – өч рәссам

10 ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать залында “Тарихи хәтер” проекты кысаларында Василий Поленовның картиналарыннан торган ике күргәзмә ачылды.

Чарага килгән мәртәбәле кунаклар арасында Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, Василий Дмитрий улы Поленов, музей-ядкарьлегенең экспозиция-күргәзмә бүлеге җитәкчесе Надежда Баева  бар иде.

Беренче күргәзмә XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Россиянең иң яхшы рәссамнарының берсе – Василий Поленовның дини циклга багышланган картиналарыннан тора. Рәссам үзе әлеге циклны иң төп эше дип санаган, ул Көнчыгышка ясаган сәяхәтләрдән туган. Бу цикл беренче тапкыр 1910 елда Прагада тәкъдим ителгән.

Икенче күргәзмә – “Василий Поленов һәм замандаш рәссамнары”, ул  Поленов һәм аның замандашлары ясаган картиналарның постерларыннан гыйбарәт. Укучылары һәм олы буын рәссамнары белән рәсем сәнгате көллияте мөгаллиме буларак Мәскәүдә дә, Ока елгасы буендагы йортында да уртак эш алып барган. Биредә якташыбыз Иван Шишкинның картиналары да урын алган.

– Бу күргәзмә чыннан да бик кызыклы. Күргәзмәне Алабугага чакыруыбызның  максаты – бирегә килгән һәр кешедә Поленовода булу хисе уяту. Анда ел әйләнәсендә искиткеч матурлык. Дини циклдагы картиналарга күз салгач, беренче туган уй: Василий Поленов шул елларда яшәгән диярсең, ул барысын да безгә үзенең эшләре аша шуның кадәр төгәл итеп җиткерә алган, – ди Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко. – Минем өчен Поленоводагы музей-ядкарьлектәге йорт – зур, бай, матур шкатулка һәм ул мәңгелеккә минем күңелемә кереп урнашты.

Бүген постерлар циклны бербөтен итеп күрсәтер өчен бердәнбер мөмкинлек булып тора.  Күргәзмәгә килүче кунаклар Василий Поленов эшләреннән 22 фоторәсем һәм сыйфатлы 50 постер белән таныша алды.

– “Василий Поленовта рәссамне үз эченә алган, диярсең: “мәскәүнеке”, урта гасыр һәм көнчыгышнеыкы” дип әйткән аның турында бер рәссам һәм мин бу сүзләр белән килешәм. Шаккатырлык. Картиналарының исемнәре гади, ә аларга күз салсаң, тынычландыралар кебек. Алабугалылар, ерак китми генә, бер урында мондый картиналар белән таныша алуларына бик рәхмәтле, – дип белдерде Зөлфия Сөнгатуллина чыгышында.

Надежда Баева рәссамның күргәзмәгә куелган эшләре турында сөйләде һәм аның тормышындагы кызыклы фактларны искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев