Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Безнең җиңүчеләр

Күптән түгел Минзәлә шәһәренең педагогик көллиятендә шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның иҗатына багышланган бәйге булып узды. Чарада 34 нче балалар бакчасыннан да катнашучы балалар булды.

Бәйгедә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, республикабызның педагогика көллияте студентлары катнашуы шарт иде. Яраткан шагыйрәбезнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнеп, уз осталыкларын күрсәтергә теләүчеләрнең саны 500дән артып киткән. Сайлап алу турыннан узган балаларны 20 декабрь көнне Минзәлә шәһәренә, бәйгенең финал өлешенә чакырдылар. Минзәләгә Эльмира апа Шәрифуллина үзе дә килгән иде. Балаларга язучының үзен күрү, сөйләгән шигырьләрен  тыңлау бик ошады.

Бу бәйгедә 34 нче балалар бакчасыннан да катнашучылар булды. 7 нче төркемгә йөрүче Әминә Хәбриева (җитәкчеләре Алсу Сәйфетдинова, Гөлназ Гәрәева) “Чык-чык исемле чыпчыкның зоопарк иленә сәяхәте” шигырен сөйләп тамашачыларны шаккаттырды. Әминәнең үзенә генә хас сөйләү рәвеше сокландырды. Шулай ук 13 нче төркемнән Камилә Диярованың (җитәкчесе Сәкинә Мәхмүтова)  шигырь сөйләве, 8 нче төркемнән Зәлинә Тәҗиеваның (җитәкчесе Фирания Мостафина) җырлавы беркемне дә битараф калдырмады. Бу өч бала да I дәрәҗә дипломнарга лаек булды. Дипломнарны шагыйрәнең үз кулыннан алу  балалар өчен зур куаныч булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев