Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

“Бәллүр каләм” – Алабугада!

Алабуганың массакүләм мәгълүмат чаралары ике "Бәллүр каләм" призы алды. Журналист осталыгын бәяләүче әлеге конкурс бүләгенә "Новая Кама" газетасы редакциясе һәм тележурналист Гөлнара Салихова лаек булды.

Республиканың "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" XV журналистлык конкурсы йомгаклары 19 май - Татарстан Республикасы матбугаты көнендә игълан ителде. Республиканың журнал, газета, телерадиокомпанияләреннән 15 номинация буенча 175 заявка алынган булган.

"Новая Кама" газетасы редакциясе "Район массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә җиңү яулады. "Татмедиа" ААҖнең "Алпресс" филиалы директоры Гөлшат Муллагалиева диплом һәм конкурсның төп призы - "Бәллүр каләм" статуэткасы белән бүләкләнде.

- Бу бүләк - редакциядә эшләүче һәр хезмәткәрнең - машина йөртүче, корректор, дизайнер, журналист, бухгалтерның хезмәтенә бирелгән югары бәя. "Бәллүр каләм"дә без генә түгел, бу бәйгедә барлык Алабуга җиңде. Соңгы арада газета зур үзгәрешләр кичерде. Бу фикерне жюри да, коллегаларым да раслады. Уңышка ирешүебез белән без укучыларыбызга бурычлы. Чөнки аларның тәкъдимнәре, тәнкыйтьләре, мактау сүзләре безне алга таба эшләргә, яңа үрләр яуларга, профессиональ яктан үсәргә этәргеч бирде, - диде Гөлшат Муллагалиева.

Конкурска өч видеоролик тәкъдим иткән Алабуга хәбәрләр бүлеге җитәкчесе Гөлнара Салихова "Темасы җирле, осталык - башкаладагыча" номинациясендә җиңүгә иреште.

- Һәр журналист өчен зур әһәмияткә ия булган бәйгедә җиңүемә һичшиксез шатмын, - ди Гөлнара. - Эшләремне беренче мәртәбә конкурска җибәрүем иде. "Бәллүр каләм" минем шәхси бүләгем дип әйтү дөрес түгел. Телевидение яңалыклары - коллектив хезмәт җимеше. Үз көчләремә ышанырга булышкан, бәйгедә катнашуга этәргеч биргән "Алабуга хәбәрләр бүлеге" җитәкчесе Гөлшат Муллагалиевага, хезмәттәшләремә рәхмәт.

"Алабуга нуры" газетасы редакциясе барлык котлауларга кушыла. Иҗади уңышлар, исәнлек-саулык, тагын да биегрәк үрләр яулавыгызны телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев