Дөнья халыклары биюләре
15 ноябрьдә шәһәр Мәдәният сараенда “Казан” дөнья халыклары биюләре ансамбленең һәм Казан филармониясе концерты булачак.
“Казан” ансамбле – Татарстан Республикасының визит карточкасы. Концерт программасына елның иң популяр куелыш саналган, тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән яңа вокаль-хореография бию күренешләре: “Казан сөлгесе”, “Испан биюе”, “Егетләр”, “Рус биюе”, “Ирланд степ-шоу”, “Корея биюе”, “Хорезм биюе” керә.
Проектта башкала филармониясенең баш җырчылары – Татарстанның халык һәм атказанган артистлары: Равил Харисов, Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Алина Шәрипҗанова, ВИА “Веселые Волгари”, Рөстәм Насыйбуллин катнаша.
Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев