Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Фигуралы шуу тренеры бу спортка балаларны ничә яшьтә бирергә кирәклеге турында сөйләде

Боз өстендә тимераякта килеш, нәфис хәрәкәтләр белән көйгә кушылып бию — чын сәнгать ул.

Спортның бу төре иң тамашалы һәм иң матурларыннан берсе санала. 

Фигуралы шуу — гүзәллекне, камиллекне, тизлек һәм ирекне чагылдыра. Ышанычлы хәрәкәтләр белән шушы могҗизаны җиңел һәм төгәл итеп күрсәтү өчен, спортчыларга күпме вакыт һәм көч кирәк! 

Бозда шуарга өйрәнгәндә, тренер алга нинди бурычлар куя соң? Бу турыда безгә Россиянең спорт мастеры, тренер Аделина Гуськова сөйләде. Аңа 22 яшь, Волгоград дәүләт физик тәрбия академиясенең дүртенче курсында укый. Алабугада ул яшь фигурачыларны өйрәтә.

— Мин 2021 елның ноябреннән генә эшлим, шуңа күрә күренерлек нәтиҗәләр аз әле. Хәзер миндә 3 төркем бала шөгыльләнә, барысы 43 кеше. Ике тапкыр Казанга ярышларга бардык, кызлар призлы урыннар алып, яхшы гына чыгыш ясады. Шулай да теләк зур, көн дә шөгыльләнәбез, вак адымнар белән җиңүгә барабыз. 

— Аделина Николаевна, фигуралы шуу белән ничә яшьтән шөгыльләнә башлау яхшырак?

— Тренер мәктәбенә һәм кулланыла торган өйрәнү программаларына бәйле рәвештә, 3-4,5 яшьләр арасында, ләкин бу яшь кысалары һәркем өчен аерым. Бер тренер өчен 4 яшь — шөгыльләнү өчен яраклы вакыт булса, башкасы өчен — «соңгы вагон», һәм бала аңа өлгермәскә мөмкин. Шуңа да, сезнең максат — һөнәри спортчы үстерү икән, фигуралы шуу мәктәбен һәм тренерны бала 3 яшьлек чакта ук эзләргә кирәк. Фигуралы шууда шундый яшь аралыгы бик мөһим. Иртәрәк башласаң, иң катлаулы күнекмәләрне үзләштерүдә өстенлек була дигән сүз. Бала кечкенәрәк булган саен, аның спорт казанышларын үстерү мөмкинлеге дә күбрәк. Өстәвенә, 13 яшенә инде, алга таба үсәргә теләүче яшь спортчы ике олы разрядка ия булырга тиеш, әмма бу җитди хәзерлек һәм ярышларда катнашуны таләп итә.

— Шөгыльләнүгә килгәндә, аларның кызлар һәм малайлар өчен аермасы бармы?

— Фигуралы шуу — малайларга караганда, күбрәк кызлар өчен. Россиядә шулай фикерләргә күнеккәннәр. Зур көндәшлек мохите шуның белән аңлатыла да, яшүсмер кызлар өчен ул башлана, малайлар моннан читтә кала. Күп кенә ата-ана үсеп килүче яклаучыларыбызны хоккей яисә тимераяк бүлегенә күчерәләр. 

— Фигуралы шууның өстенлекләре турында сөйләсәгез иде.

— Беренчедән, сәламәтлекне ныгыта — гәүдәне тоту яхшыра, авырлык белән кыенлыклар булмый, ишетү сизгерлеге арта; көй тибрәнешләрен тоярга, хәрәкәтләрне камилләштерергә, җитез һәм сыгылмалы булырга, тәнеңне тоярга һәм аның белән идарә итәргә өйрәнәләр, җиңел һәм нәзакәтле хәрәкәтләр үсә, үз көчеңә ышану барлыкка килә, авыруларга каршы торучанлык ныгый (боз аренасында даими булу организмны чыныктыра). 
Икенчедән, балаларның холкы формалаша. Фигурачыларны спортчылар арасында рухи яктан иң көчлеләренең берсе дип атап була. 

Балалар өчен фигуралы шууның файдасы тагын шунда, алар кечкенәдән көн тәртибен саклап, түземле, җыйнак булып үсә. Тренерның күрсәтмәләре, зур спортта кирәк булган көндәшлек баланың холкын чарлый, үзенә ышанганлык тәрбияләргә булыша. Шулай ук спортчыларның максатка омтылучанлыгы, ихтыяры арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев