Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Илләр арасында хезмәттәшлек артсын

Татарстанда Төрекмән мәдәнияты көннәре барышында Алабуганың Мәдәният сараенда узган концертта кояшлы Төрекмәнстан балкышын күргән кебек булдык.

Төрекмән концертының безнең шәһәрдә куелуы очраклы гына түгел, Алабуга меңнән артык төрекмән студентының вакытлыча икенче туган йортына әйләнде бит.

Безнең өчен, Төрекмәнстаннан килгән делегацияне республикабызда һәм мең еллык шәһәребездә кабул итү зур мәртәбә. Алабуганың тарихы бай, хәзер безне мәдәни генә түгел, мәгариф программалары да бәйли. Сезне якташларыгыз – КФУ филиалында укучы студентлар ничек каршы алганын күргәнсездер, мөгаен. Сезнең килүегез безнең бәйләнешләрне югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәр дип өметләнәм, – диде сәламләү чыгышында Алабуга районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина.

Ул шулай ук концертны карагач, алабугалылар безнең халыкларның никадәр охшаш булуын аңлар һәм төрекмән мәдәнияты белән якыннанрак танышырга теләр дигән ышаныч белдерде. Төрекмәнстанның мәдәният министры урынбасары Гурбанморат Мырадалиев җавап сүзе белән чыкты.

Делегациянең безгә беренче тапкыр гына килүе, дөрес кайбер вәкилләре республикабыз башкаласында булгалаган. Кунаклар музейларны карады, шәһәр турында риваятьләр тыңлады, алар күңелләренә хуш килде. Иҗат кешеләрен илһамландыра торган гаҗәеп табигать күренешләренә сокландылар.

Экскурсиядән соң, кояшлы Төрекмәнстан кунаклары Алабуга районында яшәүчеләр өчен чын бәйрәм оештырды. Сәгать ярым дәвамында тамашачылар күрше илнең мәдәният осталары чыгышын карап рәхәтләнде. Концерт берьюлы өч: рус, татар һәм төрекмән телләрендә барды. Олы сәхнәдә төрекмән көйләре һәм җырлары яңгырады, милли биюләр, үзенчәлекле келәмнәр һәм туй йоласы күрсәтелде.

Залдагылар һәр чыгышны алкышларга күмде, артистларга чиксез куанды. Төрекмәнстан студентлары, очрашу шатлыгыннан, үзләре яхшы белгән көйләргә кушылып җырлады һәм биеми түзеп тора алмады. Аларның кайберсе, якташлары килгән көн итеп, милли киемнәрдән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев