Җирдә калсын эзең маяк булып
Узган атнада шәһәр мәдәният сараенда шагыйрә Гөлзадә Әхтәмованың 70 еллык юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды.
Инде хәбәр ителгәнчә, шагыйрәне котларга Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) һәм шагыйрь Газинур Морат, Чаллыдан "Мәйдан" журналы редакторы, язучы Вахит Имамов, шәһәр-районның иҗат зыялылары, мәктәп укытучылары, укучылар, юбилярның якташлары, курсташлары, хезмәттәшләре килгән иде.
Бәйрәмне дөньялыкның иң садә җаннары - кече яшьтәге балалар башлап җибәрде. 27 нче балалар бакчасыннан килгән сабыйлар шагыйрәнең шигырьләрен бик матур итеп яттан сөйләде һәм аңа төсле рәсемнәр бүләк итте.
Гөлзадә Әхтәмованың шәһәр-район һәм татар халкы алдындагы зур хезмәтләренә тукталып тормастан, шуны әйтергә кирәк, ул тумышы, барлыгы белән милләт кызы, аның үткәне, киләчәге өчен янып йөрүче милләтпәрвәр. Әнә шуларны искә алып, кичәдә аңа район башлыгы кул куйган Мактау кәгазе тапшырылды.
-Әдәбиятта һәркемнең үз кыйбласы, йөзе, үз урыны бар. Гөлзадә Хаҗиевна да анда үз урынын тапкан шагыйрәләрнең берсе. Ул әдәбиятка җитлеккән, формалашкан шагыйрә буларак килеп керде",- диде Илфак Ибраһимов чыгышында. Әлбәттә, ул буш кул белән килмәгән. Ул Г.Әхтәмовага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Язучылар Берлеге һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Шагыйрь Газинур Морат чыгышын шаян тонда башлады: "Гөлзадә" исеме миңа бик таныш һәм аны миннән дә күбрәк телгә алган кеше сирәктер, чөнки минем беренче хатыным Гөлзадә исемле иде",- дип көлдерде ул халыкны. Шагыйрь, Гөлзадә апа иҗатына бәя биреп, аның балалар өчен язылган әсәрләренең аеруча уңышлы булуын ассызыклады һәм бәйрәм бүләге итеп шигырьләрен укыды.
Язучы Вахит Имамов чыгышын ыру тамырларын барлаудан тотынды һәм залдагыларга үзенең Гөлзадә апа белән ерак туганнар булуын хәбәр итте. Димәк, ул аның каләмдәше генә түгел, кан кардәше буларак та котларга дип килгән иде. (Абруйлы журнал мөхәррире бүген барлык газета-журналларга хас проблеманы да читләтеп үтмәде: "Мәйдан" журналына безнең районнан нибары өч кеше язылган...).
Юбиляр озак еллар хезмәт куйган 2 нче урта мәктәп коллективы хезмәттәшләрен онытмаган, алар монда күпләп килгән һәм бүген дә балалар белән актив эшләүче Гөлзадә апага әйтер сүзләре бар иде. Алар аңа багышлап язылган шигырьләрен укып күрсәтте һәм иң өстенә ап-ак ырынбур шәле япты. Ә менә Алабуга музей-ядкәрлеге вәкилләре башмаклар бүләк иткәннән соң, ул аларны киеп биеп тә күрсәтте әле.
Поспелово урта мәктәбе укытучылары, 1, 3 нче мәктәп, 1, 2 нче татар гимназиясе коллективлары, Морттан ветеран укытучы Анна Хисаметдинова Гөлзадә апаны котлар өчен махсус килгән иде. Гомумән алганда, тарихыбызның нигез ташларын барлап, татарның күренекле шәхесләренә, үткәнебезгә мәхәббәт, киләчәккә өмет уяткан шигырьләре белән күңелебездә урын алган шагыйрәнең иҗат кичәсе милләттәшләребез күңеленә хуш килде. Бәйрәм кичәсендә аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, 1 нче татар гимназиясенең "Ләйсән" бию төркеме милли биюләр башкарды. Кечкенә сабыйлардан алып, шәһәр-район зыялылары, сәнгатькәрләр һәм каләмдәш дуслары аңа тирән хөрмәтен белдерде, рәхмәтен җиткерде. Ә ул моңа, чыннан да, лаек.
К.Габиди
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев