Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Каләм әһелләре очрашты

Азнакайга сәяхәт күңелләрдә искиткеч тәэсирләр калдырды.

Егерменче июнь көнне ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге әгъзалары Азнакай каласына сәяхәт кылды. Яр Чаллының мәгариф идарәсе тарафыннан бирелгән уңайлы автобуста килеп төшкән утызлап язучыны Азнакай районы башкарма комитеты рәисе Дамир Гыйләҗев һәм үзләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Зөлфия ханым иртәнге якта шәһәр читенә чыгып каршылады. Без – язучы һәм шагыйрь халкы – Азнакайның кайбер истәлекле урыннары белән һәвәскәр рәвештә генә танышырга туры килер инде дип уйлаган идек, ә монда могҗизага тиң сюрприз көткән икән: иң әүвәл Дамир Рашат улы беренче минутлардан ук гид вазифасын да үз өстенә алып, делегациябезне Хәтер мәйданына әйдәде. Аның әйтүенчә, биредә Бөек Ватан сугышы елларында фронтка алынган 16 мең биш йөздән артык кешенең исемнәре язылган (элегрәк бу сан 10 мең тирә ачыкланган), биредә тыл ветераннарына да һәйкәл урнаштырылган. Мәйданның икенче тарафында совет-әфган сугышында катнашкан “әфганлы”ларга да һәйкәл бастырылган, стенада хәрби конфликтта башларын салган ун егетнең фамилияләре урын алган. Сәфәребез  Баһаветдинов урамында бер-бер артлы тезелеп киткән уналты Советлар Союзы һәм Россия геройлары бюстларын карап дәвам итте. Шундагы “Акчарлак” ресторанында оештырылган иртәнге чәйдән соң кунак язучылар Азнакайга терәлеп үк диярлек торган авыл зиратында мәңгелек сыену урыны тапкан каләмдәшләре, җирле шагыйре Илдус Сабир улы Гыйләҗевнең каберен зиярәт кылды. Күп еллар колхоз рәисе, райком секретаре һәм төрле җитәкче урыннарда эшләгән Илдус Гыйләҗев, беренче чиратта, барыбер шигъри һәм милли җанлы кеше булып кала. Моны аның шигырь юллары да күрсәтеп тора:

Без дә яшәгән булдык,

Ни торгыздык, ни кырдык.

Әллә татар милләтенең

Аңындамы торгынлык?..

... Чайкамагыз җанны, болгатмагыз,

Белеп яшәү – аңны сафлата:

Туу дөрес җирдә, үлем дөрес,

Ә калганы – тоташ сафсата.

Гади халык һәм татар милләте өчен байтак игелекле гамәлләр кылган, кешене иьтимагый хәленә карап һичкайчан аермаган, изге җанлы олуг шәхес арабыздан иртәрәк китте (01.01.1946 – 19.03.2018), аның әле бик күп башкарасы эшләре калган иде, нишләрсең, язмышына шулай язылгандыр. Шагыйрьнең каберенә язучыларның Чаллы бүлеге исеменнән бүлек җитәкчесе Факил Сафин, Азнакай хакимиятеннән Дамир Гыйләҗев чәчәкләр салды.

Сәфәр дәвамында төркемебез заманча итеп, әллә ничә йорт бурасын бергә теркәп торгызылган өр-яңа музей бинасы янына килеп тукталды. Музей эченә үткәнче Дамир Гыйләҗев янәшәдә генә сузылып киткән тирән (ул чынлыкта “Кара елга” дип атала) елга турында сөйләп китте. Елганың 1,7 километр өлеше, халыкка ял итәргә уңайлы булсын өчен, яхшылап төзекләндерелгән. Кара елгадан арырак зур мәйдан күзгә ташлана, ул шулай ук халыкка ял һәм күңел ачу урыны буларак хезмәт итә, анда байтак кына элекке сугыш еллары хәрби техникасы берәмлекләре урын алган. Мәйданнан соң зур агач мәчет горур рәвештә манара очындагы аен күккә чөеп,  мөселманнарны биш вакыт намазга чакырып тора. Туган якны өйрәнү музеенда да булдык.

Азнакайның үзәгендә 11 гомуми урта белем бирү мәктәбе бар, Дамир Ришат улы әйтүенчә, уникенчесе сафка басачак. Районда 90 процентка якын татар яшәсә дә, укыту күбрәк урыс телендә алып барыла, Азнакайның үзәгендә бер  татар мәктәбе эшли, калганнарының кайберләрендә татар сыйныфлары бар. Татар теле предмет буларак барлык мәктәпләрдә укытыла. Чаллы делегациясен 1нче номерлы мәктәпнең 2014 елның 1 сентябрендә ачылган яңа бинасына татар теле укытучылары һәм укучы балалар белән очрашуга да алып бардылар. Бу мәктәп 2019 елда үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә икән. Каладагы иң зур гомуми урта белем бирү учреждениесе буларак, бирегә якын-тирә 11 авылда оптимизация сылтавы белән ябылган мәктәпләрдән дә автобусларда балаларны китереп укыталар.

Дамир Гыйләҗев сөйләвенә караганда, хәзер элек япкан мәктәпләрнең кайберләрен кабат ача башлаганнар, мисалга, сәясәтче Фәндәс Сафиуллинның туган авылында әүвәл – башлангыч, аннары тугызъеллык мәктәп эшләп киткән. Беренче санлы мәктәптәге очрашуда җавап сүзе белән Чаллы бүлегеннән Факил Сафин, Әлмәт бүлегеннән Рәфкать Шаһиевләр чыгыш ясады. Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың нотыгы гадәттәгечә тирән эчтәлекле һәм ялкынлы булуы белән аерылып торды.

Төшке аштан соң, экскурсиягә килүче каләм әһелләрен Азнакайдан 23 чакрым ераклыкта урнашкан, Татарстанның иң биек ноктасы (334,5 м) булган Чатыртауга алып бардылар. Биредә дә, гид вазифасын Дамир Гыйләҗев үз өстенә алды һәм атаклы тауга бәйле байтак хатирәләр, вакыйгаларны бәян итте. Гәүдәләрдә бернинди талчыгу сизмичә таудан төшүчеләрне аста үзенең кайнар хуш исле чәе һәм яңа кәрәзле балы белән сыйлар өчен әфган сугышында катнашкан Айрат Батырҗанов инде көтеп тора иде.

Азнакайга сәяхәт безнең күңелләрдә искиткеч тәэсирләр калдырды. Аларны сүз белән генә сөйләп бетерерлек тә түгел.

 

Татар рухы

Азнакай. Данлы Чатыр-Тау

Дәшеп тора үзенә.

Бар анда, бар тарту көче,

Дәрт-куәте сизелә.

          Үткәннәрне искә алып,

          Тирбәләләр кылганнар –

          Шушы якка сыенганнар

          Башы исән калганнар.

Без, шагыйрьләр, монда кунак.

Бүген бүтән замана.

Ләкин күңел тыныч түгел –

Киләчәкне уйлана.

          Бар икән бит Татарстанның

          Бер өметле учагы –

          Чын татарча сөйләшерлек,

          Гәп корырлык почмагы.

Монда саф татар теленең

Гаҗәп бай сүз запасы,

Газиз туган тел терәге

Һәм таяну ноктасы.

          Монда милли авазларның

          Иң матур яңгырашы,

          Киләчәккә ышанычлы

          Дәртле, моңлы тавышы.

Азнакай. Ямьле Чатыр-Тау.

Саф һава. Җәй уртасы.

Өстәлдә кунакчыл татар

Сыйларының татлысы:

          Кайнар чәй, уңган бавырсак,

          Бал яңа суыртылган.

          Җанга шифа, тәнгә сихәт

          Теләп алга куелган.

Тирә-якта татар рухы,

Искиткеч татар исе.

Бу ачыш – гүзәл бер очыш,

Йөрәктә сөю хисе!

          Монда татар теле хуҗа.

          Карасаң кайсы якка –

          Чатыр-Таудай күтәрелгән

          Иң югарыгы катка.

Азнакайда бар Чатыр-Тау –

Күз кызыккан биеклек,

Гасырлар буе тупланган

Татар рухы – бөеклек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев