Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Казан ипподромында яшь җайдаклар турында яңа нәфис фильм төшерелә башлый

Казан һәм Мәскәү кинематографистларының уртак проекты булган фильм татар теленә дә тәрҗемә ителәчәк.

Казанда яңа нәфис фильм төшерелә башлый һәм ул татар теленә дубляж белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта "Хыял командасы" фильмының продюсеры Альбина Нафигова хәбәр итте.

Альбина Нафигова - Казан халыкара мөселман кинофестиваленең программа директоры һәм үз эшен яңа гына башлап җибәргән "Барс Синема Групп" кинокомпаниясенең креатив продюсеры.

Яңа проект Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге инициативасы белән ике продюсерлык төркеме эшчәнлеге нәтиҗәсендә башланып киткән. Болар - "Барс Синема Групп" кинокомпаниясе һәм Россия Кинематографистлар берлегенең "Молодежные инициативы" продюсерлык үзәге (Мәскәү). "Әлеге тандем идеяләр эзләгәндә - дебют фильмнары, форумнар, питчинглар оештырганда туды, - ди Альбина. - Уртак проектларны тормышка ашырганда алга таба да бергә эшләп карарга булдык. Иң мөһиме - безнең кызыклы идеяләребез бар".

"Хыял командасы" фильмына килгәндә, бу балалар спорты турында беренче тулы метражлы фильм. "Проект ат спорты, футбол, самбо турында өч новелланы берләштерә. Фильмның беренчесе Казанда июль урталарында төшерелә башлый, ул тулысы белән бары тик Казанда гына төшереләчәк. Ат спорты турындагы фильм Казан ипподормында төшерелә. Төп артистлар - балалар һәм атлар", - ди Альбина.

Беренче новелланың режиссеры - Михаил Зыков, сценарий авторы - Ипполита Купреянова.

Новелланың төп герое - эшмәкәр улы унҗиде яшьлек Артур. Сюжет буенча ул Принц исемле юртагы белән Президент кубогына ярышларда беренче призны алырга омтыла. Әмма зур ярыш алдыннан булган чабышларда Катяның алдарак килүе ачыклана. Катя - атлар караучы кыз. Ярыш алдыннан Катя белән Артур арасында "сугыш" башлана - Артур әтисенең ышанычын акларга тиеш, Катяның җиңеп яраткан атын саклап каласы килә.

Альбина новеллаларның берсендә ат спорты сайлануын аның бик матур һәм "төркиләрчә" булуына, моңарчы беркем дә төшермәгәнлегенә бәйләп аңлатты. "Ат спорты халыкчан булса да, ул алай киң таралмаган", - диде ул.

Фильмның бюджеты - 70 млн. сум.

"Шунысы да игътибарга лаек - килделәр дә төшереп киттеләр дигән "вакытлы проект" түгел. Бу - регион белән федераль үзәкнең уртак зур проекты", - ди Альбина. Ул үзләренең кино төшереп кенә калмыйча, аның прокаты белән дә шөгыльләнәчәкләрен әйтте һәм Татарстан тамашачысы өчен Мәскәү артистларының да татарча "сөйләшәчәкләрен" ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев