Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Күңелегез очып килсен безгә Хәтерләтеп сайрар кошларны! Фазыл Шәех

28 мартта "Иллюзион" кинотеатрында күренекле татар шагыйре, милләтпәрвәр Фазыл Шәехнең 75 еллыгына багышланган искә алу кичәсе үтте.

Анда күпсанлы алабугалылар белән бергә хатыны Нәкыя, кызы Гөлфия, Казан кунаклары - язучы-тәнкыйтьче Фоат Галимуллин, шагыйрь, язучы Галимҗан Гыйльманов, Чаллы төбәге язучылар берлеге рәисе, язучы-прозаик, тарихчы "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Вахит Имамов, Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Галиев, шагыйрьнең каләмдәшләре, якын дуслары катнашты. Әйтергә кирәк, кичәне оештыруда Алабуга муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Фәйзуллина, мәдәният-сәнгать училищесы директоры Альфира Әкбәрова һәм ул җитәкләгән коллектив зур көч куйган.

Кичәдә шагыйрьнең аеруча популяр шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Сәхнә түренә бер-бер артлы күтәрелгән татар язучылары шагыйрьне искә алып, хатирәләре белән уртаклашты, Фазыл Шәех иҗатының татар әдәбиятына феномен буларак кереп калачагын җиткерде. Киләчәктә Фазыл Шәехнең басылмый калган әсәрләре тупланган һәм аның турындагы истәлекләрнең аерым бер җыентык булып чыгасына да өмет туды. Кичә бик матур, җылы үтте. Әлбәттә, шагыйрьне юбилей елында гына түгел һәрдаим искә алырга кирәклеге дә искәртелде. Ул өйрәнелергә тиеш, Фазыл абыйны онытмыйк, диделәр чыгыш ясаучылар. (Искә алу кичәсе "Көмеш гасыр" китапханәсендә дә үтте, болар турында газетаның киләсе саныннан тулырак укый аласыз).

Ш.Дадина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев