Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Хәсән Туфанны искә алдык

Үткән атнаның бер кичендә Морт авылында Мәдәният йорты тагын тамашачылар белән тулды. Бирегә Галиәскар Камал исемендәге Татар академия театры артистлары кунакка килде. Мортлылар драматург Туфан Миңнуллинның танылган татар шагыйре Хәсән Туфан истәлегенә багышланган “Агыла да болыт агыла...” дип аталган шигъри пьесасын карады.

Әсәр нигезенә Хәсән Туфанның лагерьда чагында язган шигырьләре салынган. Аларның төп темасы: ялгызлык, туган якны сагыну, чөнки шагыйрь үткән гасырның кырыгынчы еллары башында “халык дошманы” исеме тагып, кулга алына. Үлемгә хөкем итү җәзасы сөрген белән алыштырыла. Авыр лагерь тормышын үтеп, 16 елдан соң, шагыйрь Казанга кайта. Аның яраткан хатыны Лулу (Луиза Сәлиәскарова) инде үлеп киткән була.

Камал театры артистлары Хәсән Туфанның язмышын оста чагылдыра алды. Сәхнәдән агылган ачык кичерешләр тамашачыларны күренеш буена киеренкелектә тотты, игътибарсыз калдырмады. Авыл халкы күз яшьләрен тыеп кала алмады.

− Без Хәсән Туфан әсәрләре белән тәрбияләндек, дәресләрдә аның турында сөйләделәр. Хәзер аның иҗаты хакында минем күзаллавым бөтенләй башка. Яшьлегемә кире кайткан кебек булдым. Артистлар башкарган җырлар һәм шигырьләр – бу чын мәхәббәт симфониясе. Спектакльдән кичерешләрне сөйләп бетерә торган түгел, − ди Кадрия Сәлимова яшьләрен сөртеп.

− Сәхнәдә күрсәтелгән тарих күңелемә үтте, актерларның уены искитәрлек, тойгылар чиктән ашты, − дип өстәде Алсу Әхтәмҗанова.

Морт мәдәният йортында да халык театр коллективы бар. Анда зурлар да, кечкенәләр дә шөгыльләнә, барлыгы – 12 кеше. Алар якташлары өчен спектакльләр куя, күрше авылларга да йөри.

− Авыл театры коллективындагылар беренче рәттә утыра иде. Алар да, башка авылдашлары кебек үк, шундый дәрәҗәле артистлар килүенә гаҗәпләнделәр. Галиәскар Камал исемендәге Татар академия театры артистларын авылыбызга чакыручыларга рәхмәт, − диде Гөлфинә Гаффанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев