Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Китап фикер уята

Борынгы Болгарда дуамал аксөякләрнең берсе, юк кына гаеп өчен, аталы-уллы ике адәмгә йөзәр таяк суктырырга хөкем кылган. Ата, улы алдында хурлыкка калмас өчен, тешен кысып йөз таякны алган.

Улының аркасына беренче таяк төшү белән ата кеше илереп кычкырып җибәргән. Җәзалауны тамаша кылырга яраткан аксөяк: "И адәм, йөз таякка түзгән идең, улыңның аркасына төшкән беренче таяктан ник шулай кычкырасың?" - дип сораган. Адәм: "Тегеләре тәнгә төшкән иде, бусы нәкъ йөрәккә сукты бит, хөкемдар," - дигән.

"Иң яраткан язучың кем?" - дип сорасалар, кайвакыт җавапсыз да каласың. Ничек инде бер генә язучының исемен атамак кирәк?! Газета укучылар яхшы хәтерли: китаплы вакытта яшәдек, ябырылып уку, бүтәннәрнең укып бетергәнен көтеп торып, китапны алып кайтып китү безнең өчен ят түгел иде. Йотлыгып укыйсың, геройлары белән бәхәсләшәсең, шул дөньяда яшисең һәм укып бетергәч... онытасың. Ә кайбер китапларны кабат-кабат укыйсы килә, укыган саен геройлары яңача ачыла, уңай сыйфатларын үзеңә өлге итеп аласың, шулар кебек булырга тырышасың.

Аяз Гыйләҗевның "Яра" повесте - күп кенә укучыларның йотлыгып укыган әсәрләреннән берсе. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан без очрашуда нәкъ менә шушы әсәрне искә төшердек. Повестьнең төп геройлары, Сөләйман һәм Зөләйха, дөньяга өч бала тудырып, аларны төрле якка очырган. Инде бусы өметебез, киләчәгебез булыр, дип тәрбияләп үстергән төпчекләре Габдулла сугыштан әйләнеп кайтмый, хәбәре дә килми. Ата-ана фронттан кайткан һәр кешене зур ышаныч белән, берәр хәбәр булмасмы, күрүчеләр булмадымы икән, бергә булмадылармы икән дип, каршы ала. Тик инде икенче ел да үтеп китә, ә улларыннан бер хәбәр дә юк...

Габдулла белән вәгъдәләшкән авыл кызы Зәйтүнә, әнисе сүзенә каршы килә алмыйча, икенче берәүгә кияүгә чыга. Балалары Хәлил туа. Ашлы-сулы, атлы-тунлы йорт, нык нигез; ире Кәримҗанның авылдышлар арасында абруе зур, киләчәкләре өметле. Шушы урында вакыйгалар күз иярмәслек тизлек белән бүтән юнәлеш ала. Йөз-кыяфәте танымаслык булган Габдулла кайтып төшә. Зәйтүнә, барын да ташлап, баласын алып, алар өенә килә.

"Яра" повестенең эчтәлеге беркемне дә битараф калдырмый, уйланырга мәҗбүр итә. Аяз Гыйләҗевның тетрәнеп укырлык "Язгы кәрваннар", "Әтәч менгән читәнгә", "Өч аршин җир", "Йәгез бер дога", "Балта кем кулында?", "Мостафа" исемле роман-повестьлары бар. Аның әсәрләре кыю фикерле, кайнар хисле булулары белән үзенә җәлеп итә. Язучының киң колачлы әдәби эшчәнлеге күп гасырлык татар мәдәнияте хәзинәсен яңа кыйммәтләр белән баетты.

Аяз Гыйләҗев әсәрләрен Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турында әдәбият бүлегендә алып укырга була.

Раушания ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев