Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Киттем әле музейга...

Алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары шәһәр музейларында онытылмаслык көн һәм төн үткәрә алды.

1977 елдан бирле бу көнне барлык илләрнең музейлары бәйрәм итә. Алабуга музей хезмәткәрләре дә "Музейда көн һәм төн" акциясе оештырды.

Бәйрәм көндезге сәгать унда Ленин мәйданында башланды. Биредә "Музей һәм мәктәп" мәгариф программасында катнашкан мәктәп укучылары өчен "Могҗизалы Музейландия" бәйрәме оештырылды. Меңнән артык кыз һәм малай өчен музей хезмәткәрләре чып-чын тамаша әзерләгән: биредә кызыклы да, куркыныч та булган әкият геройлары белән кул биреп исәнләшергә, авыруларны дәваларга, балык тотарга, асфальтка рәсемнәр ясарга мөмкин иде. Ә иң тизләре һәм иң осталары купоннар алды. Бу купоннарны "Сәүдә лавкасында" тәм-томга, сувенирга яки музейга гаилә белән бару өчен бушлай билетка алыштырырга мөмкин иде. Бәйрәм бүләксез булмый. "Минем Алабугам" конкурс-викторинасы нәтиҗәләре буенча ун укучы Рәсәйнең иң танылган музейларына юллама белән бүләкләнде.

Бу көнне хәтта төн уртасында шәһәр музейларына кереп Надежда Дурованың гусар киемен киеп карарга, Шишкин йортында фотога төшәргә, медицина музеенда шифалы чәйләр эчәргә, төрле конкурсларда катнашырга, әкият геройлары белән очрашырга мөмкин иде.

Төнлә бар серләр, ябык ишекләр ачыла, тарих җанлана. Төнлә хәтта таныш әйберләр дә күзгә икенче төрле булып күренә. "Музейда төн" акциясендә катнашучылар бертавыштан бирегә килүләренә үкенмәүләрен, икенче елда монда дусларын, кунакларын, гаиләләрен алып киләчәкләре турында сөйләде.

Илсур һәм Әлфия Бәдретдиновлар:

- Бу төнне әле озак оныта алмаячакбыз. Без "Көмеш гасыр" китапханәсендә булдык. Мондагы кичә программасы бик төрле иде: уеннар, конкурслар, гитара белән җырлар оештырылды. Совет заманы предметларыннан төзелгән күргәзмә күңелгә аеруча якын. Балачакка кайткан кебек булдык. Икенче елга монда Чаллыдагы туганнарыбызны да чакырачакбыз. Күреп, сокланып китсеннәр әле.

Любовь Александровна:

- "Музейлар төне"нә беренче баруым иде. Дусларым чакыргач бардым һәм һич тә үкенмәдем. Хисләремне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, монда барысын да үз күзең белән күрергә кирәк. Цветаева музеенда халык күп иде, монда җырлар тыңладык, экскурсияләр дә башкача оештырылган иде. Соңыннан без шәһәр тарихы музеена бардык, андагы остаханәләрдә үз кулларыбыз белән сувенирлар ясадык, Дурова музеенда гусар киемен киеп фотога да төштем әле.

Безнең кечкенә генә Алабугада шундый зур, матур чара оештырганнары өчен музей хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Бу акциягә зур шәһәрләрдән килгән кунакларны алып килергә оят түгел. Хезмәт күрсәтү, экскурсияләр, музей хезмәткәрләренең мөнәсәбәте илнең иң зур музейлары белән янәшә куярлык югары дәрәҗәдә. Афәрин!

Алсу Каюмова:

- "Музейлар төне"нә беренче тапкыр узган елда барган идем. Икенче елга әти-әниемне дә алып киләм дип сүз бирдем. Һәм менә без монда. Кечкенә энемне дә алдык әле. Монда башка шәһәрләрдән дә гаиләләре белән килүчеләр бар иде.

Беренче чиратта без шәһәр тарихы музеенда булдык. Монда без кыя рәсемнәре төшердек, табышмакларга җавап эзләдек, борынгы предметларны тотып карадык. Барыннан да бигрәк киеп карарга рөхсәт ителгән костюмнар ошады. Соңыннан Дурова музеена юнәлдек. Анда безне гусар һәм аның кәләше киемнәрен кигән геройлар каршы алды. Алар безне ботка белән сыйладылар, экскурсия үткәрделәр, аннан соң учак янында гитара җырларын тыңладык. Башка музейларда да буласы килгән иде, тик җитешмәдек, икенче елга һичшиксез башкаларында да булырга тырышачакмын.

Алабуганың "Музейлар төне"ндә җиде меңнән артык кеше катнашты, диде дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова. Әлеге акция Алабугада быел икенче тапкыр үтте. Кавалерист-кыз Надежда Дурова музее аеруча зур популярлык казанган. Биредә биш йөздән артык кеше булган.

Р.Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев