Көн туса, яңа хәбәр
2001 елның 31 декаберендә телеэкраннарда беренче тапкыр Алабуга хәбәрләре чыга. Ул көннән аз да түгел, күп тә түгел, ун ел узып киткән.
Ул вакытта шәһәр яңалыклары атнага ике тапкыр чыкса, 2004 елдан башлап аларны атнасына биш тапкыр карарга мөмкин була. Ун ел эчендә "Алабуга хәбәрләр бүлеге" берничә мәртәбә челтәр партнерын алыштыра. Яңалыклар Рен-ТВ, СТС, НТВ каналларында трансляцияләнә, хәзер аларны "Домашний", "5 канал-Петербург", "ТНТ" һәм "Алабуга" каналларында күрергә мөмкин. Ун ел эчендә "Хәбәрләр бүлеге" сигез меңнән артык сюжет ясаган, һәр унынчы алабугалы репортаж герое булган.
Узган атнада "Алабуга хәбәрләр бүлеге" күңелле жыр-биюләр, шаярту-уеннар, котлаулар һәм бүләкләүләр белән 10 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Микрофон яки камера тотып арлы-бирле йөгергән хәбәрче һәм операторларны, монтаж компьютеры алдында җитди кыяфәт белән утырган егет-кызларны, ишектән беркемне дә кертмичә һәрвакыт сакта уяу торган апаларны котларга хезмәттәшләре, дуслары килде.
Бәйрәм бүләксез булмый. Алабуга муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Рәис Нәҗипов "Алабуга хәбәрләр бүлеге" хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Гөлназ Гайни һәм Әлфинә Хуҗина күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Юбилей белән коллегаларын "Бит" компаниясенең коммерция бүлеге директоры Наталья Покровская, "ТНТ" челтәр партнеры директоры Александр Софронов, "Новая Кама" газетасының мөхәррир ярдәмчесе Надежда Кожанова, "Вечер Елабуги" газетасының баш редакторы Рөстәм Шәйхетдинов котлады. Шуны да әйтергә кирәк, Рөстәм Шәйхетдинов Алабуганың беренче тележурналисты булып тарихка кереп калган. Безнең шәһәр турында иң беренче сюжетлары 90 нчы елларда Чаллы телевидениесендә күрсәтелгән. "Хезмәт хакын "бегучка" белән алган вакытлар да булды", - дип искә алды ул.
Бүгенге көндә дә проблемалар җитәрлек. Тик алда булган киртәләрне җиңеп, һаман алга, яңалыкка омтыла "Хәбәрләр бүлеге" коллективы. Ә коллектив монда дус һәм тату. Җир җимертеп эшли белгән кебек, гөрләтеп ял да итә беләләр алар. Юбилей бәйрәмендә алар шуны раслады. Коллектив сәләтлеләргә бай булып чыкты: Юлия матур итеп шәрыкъ биюен башкарды, Гөлшат белән Ләйсән матур итеп җырлады, ә Артемның гитарада уйнавы һәркемне таң калдырды.
- Телевидение барыбызны да үзенә бәйләде. Монда килгән кеше тиз генә башка эшкә китә алмый. Стажировкага килгән җиремнән бишенче елымны эшлим, - дип елмая Людмила Губянова.
- Алабуга тамашачысы өчен эшлибез, шуңа күрә аларның фикере безнең өчен бик әһәмиятле. Үзебезгә таләпчән булырга тырышабыз. Хәбәрче - яхшы дипломат та, психолог та булырга тиеш. Кешеләр белән очрашып, аларны сөйләштерергә, алар сөйләгәнне аңлаешлы итеп яза белергә дә кирәк, - ди Гөлназ Гайни.
2011 елда коллективта яңа хезмәткәрләр барлыкка килде. Алар барысы да талантлы, үз эшенә җаваплы караучы егетләр һәм кызлар.
"Телевидениене булдыруга, көн саен яңалыклар туплауга бик күп көч куелган. Алга таба да өметләрне аклап, уңышлы гына эшләрбез. Сюрпризлар да булачак", - дип ышандырды безне "Алабуга хәбәрләр бүлеге" директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлшат Муллагалиева.
Бүгенге көндә Алабуга яңалыкларын Татарстанның биш шәһәрендә һәм районнарында карыйлар.
"Алабуга нуры" газетасы коллективы "Алабуга хәбәрләр бүлеге"н юбилей белән котлый. Иҗади уңышлар, уңышлы кадрлар, сабыр җитәкчеләр, мавыктыргыч интервьюлар телибез!
Ф. Әскарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев