Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Махсус кунак: Алабуганың Березовский фестиваленә Эмир Кустурица киләчәк

«Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара музыка фестивале 29 июньнән 2 июльгә кадәр үтә.

Июньнең 29ыннан июльнең 2сенә кадәр шәһәребез янә классик музыка яратучыларны кабул итәчәк. Бу көннәрдә бездә Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара музыка фестивале узачак. 

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе — Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский. Аның белән бер сәхнәгә РФ халык артисты, Б.Щукин исемендәге Театр институты ректоры, театр һәм кино актеры Евгений Князев, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, режиссер Влад Маленко, музыка тәнкыйтьчесе, журналист Йосси Тавор, Павел Милюков (скрипка), Алексей Балашов (гобой), Игорь Скляров (пыяла арфа), Ирина Поливанова (сопрано), Федор Белугин (альт), Катерина Анохина (цимбал), Варвара Мягкова (фортепиано), Евгений Стародубцев (фортепиано), Татарстанның халык артисты Алина Шәрипжанова (меццо-сопрано), этномузыка белгече Татьяна Ефремова, җырчы һәм композитор Тина Кузнецова чыгачак.

Гадәт буенча, фестивальдә коллективлар да катнашачак: ТР Дәүләт симфония оркестры (дирижер Илья Дербилов), Михаил Хохлов җитәкчелегендәге «Гнесин виртуозлары» камера оркестры, ТР Дәүләт камера хоры (җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова), Игорь Лерманның Камера оркестры, «Терем-квартет», Elegato триосы һәм Айдар Сәлахов, «Алпар» этно-фолк төркеме, «Фыняф» ансамбле, Horizons квинтеты.

Быелгы фестивальнең махсус кунагы бөтен дөньяда билгеле серб режиссеры Эмир Кустурица. Ул Европадагы эре кинофестиваль бүләкләрен яулаган кеше. Кустурица — 20 ел инде «The No Smoking Orchestra» фолк-рок төркеме музыканты. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, быелгы фестивальгә аны Борис Березовский чакырган.

«Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара музыка фестивале Яшьләр стадионында open-air форматында узачак, ягъни тамашачылар ачык һавада иркенләп музыка тыңлаячак.

Фестиваль ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән үткәрелә. Проектны оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге.
***
Әйтергә кирәк, быел Спас ярминкәсенең кайда узасы да билгеле, ул былтыргы урынында булачак. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко хәбәр итүенчә, декоратив-кулланма сәнгать осталары Ленин мәйданында һәм Казан урамында урнашачак.

Хәзер буалар тирәсен төзекләндерәләр. Спас ярминкәсенә кадәр Шишкин буаларының стадионга якын өлешендә эш тәмамланачак, икенче якта дәвам итәчәк. Ярминкә эшенә комачаулык булмастыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев