Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль

Шәһәр мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган "Күңелләре мәңге яшь" дип аталган тантаналы кичә узды.

Бәйрәм залы халык белән тулы иде: бүгенге тамашаны күрергә дип, районның биш йөздән артык ветераны һәм пенсионерлар килгән иде. Район Советы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, залдагыларны район башлыгы исеменнән котлап, аларга рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде. Ул чыгышында бүген районыбызда 14 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яшәвен ассызыклап үтте. 150 дән артык кеше үзенең 90 яшен билгеләп узган, ә өч алабугалы 100 яшь чиген үтеп киткән.

Бәйрәм көненә мәхәббәт һәм тугрылык медале тапшыру тантанасы да кертелгән иде. Сүз уңаена шунысын да әйтик, ул 25 ел бергә яшәгән, акыллы балалар тәрбияләп үстергән парларга бирелә. Быел андый медальгә Наилә һәм Илдус Салаховлар гаиләсе лаек булды. Салаховлар гаиләсен Алабуга районында белмәгән кеше юктыр да инде. Ул - иң музыкаль гаиләләрнең берсе. Салаховларның өч баласы да - Илдар, Лилия, Айдар күп санлы конкурсларда катнашып, лауреат исеменә лаек булган һәм үзләрен музыка сәнгатенә багышлаган кешеләр. Алар Казанда, Мәскәүдә яши, укый. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Салахов Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында укыта. Ул бәйрәм кичәсендә төрледән-төрле гармунда уйнап, осталыгы белән залдагыларны шаккатырды.

Шушында ук ветераннарның башлангыч оешмаларында үткәрелгән конкурска йомгак ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Әлеге конкурста беренче урынга эчке эшләр бүлеге ветераннар оешмасы җиңүче дип танылды. "Өченче буын" спартакиадасы кубогын яшьләр эше һәм спорт идарәсе башлыгы В.Кузьмин Римма Галиуллинага тапшырды.

Бәйрәм ахырында алып баручылар бәйрәмгә килүчеләрне ретро стилендәге балга чакырды.

Галия Талипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев