Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Мәхәббәт җылысы

Алабугада Дарвин музее фондларыннан уникаль күргәзмә эшли. Аны музей-тыюлыкның Күргәзмә залында күрергә мөмкин.

Бу музейга 1907 елда ук нигез салынган һәм ул Рәсәйдә бердәнбер табигый-фәнни музей булып санала. Дарвин музее "Ана һәм бала" күчмә экспозициясе белән илебезнең төрле шәһәрләрендә булган, хәзер аны алабугалылар карый ала. Октябрь аенда Алабугада Дарвин музее белән берлектә тагын бер күргәзмә үткәрү күздә тотыла.

Эшләрнең барысы да җылылык һәм мәхәббәт белән өретелгән, чөнки аларда янәшәбездә яшәүче хайваннарның ана һәм бала арасында булган мөнәсәбәте сурәтләнгән. Үз токымы турында кайгыртучы хайванның никадәр йомшак, сак була белүе сокландыра. Сүз монда инстинкт турында гына бармый, юкса экспозиция стендларында чагылыш тапкан кайбер фактларны тагын ничек аңлатырга булыр иде? Хәер, күргәзмәдә песи, эт һәм башка имезүчеләрнең, балык, еланнарның аналык хисләре турында гына түгел, герой-аталар турында да сөйләнә.

"Күрше оядагы кош балалары әти-әнисез калганда, үз балаларын үстерүче кошларның аларны караган очраклар да бар. Мәсәлән, бер яшь ата кош, алты төргә караган унбиш кош баласын ашатып үстерә".

Мондый күргәзмә балалар һәм яшүсмерләр өчен аеруча файдалы. Монда алар әти-әни кайгыртуы, тату гаилә һәм якыннарыңа булган игътибар кебек төшенчәләрнең бүгенге көндә дә актуаль булып калуын, искермәвен күрә. Әни - иң кадерле, иң яраткан кеше, авыр чакларда без аның янына киңәш һәм юаныч эзләп киләбез. Күргәзмәдә булган өлкәннәр дә үзләре өчен кыйммәтле мәгълүмат, мәхәббәт һәм сабырлык энергиясе ала. Чөнки хайваннар дөньясыннан бик күп яхшы нәрсәгә өйрәнергә була.

Күргәзмәнең кече залында Татарстан фотографлары, шул исәптән Ринур Бекмансуров эшләре тәкъдим ителгән. Биредә үк шәһәрнең сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче балаларның рәсемнәре дә куелган. Алар арасында конкурс үткәрелде. Җиңүче исеменә Ксения Еремеева (10 яшь), Юлия Клабукова (13 яшь), Юлия Софронова (11 яшь) һәм Фәридә Нигъмәтҗанова (14 яшь) лаек дип табылды.

Музей-тыюлыкның генераль директоры Гөлзада Руденко Бехтерев исемендәге музей хезмәткәре Оксана Кодесны, аның тормыш иптәшен котлады. Бу гаиләдә биш кыз һәм ике малай тәрбияләнә. Шул ук вакытта Оксана бик актив, ул музей-тыюлык үткәрә торган чараларның күбесендә катнаша. Балалары да әниләреннән калышмый, төрле өлкәдәге сәләтләре белән һәрдаим сокландырып тора.

Н.Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев