Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Милли җанлы Нияз

Яр Чаллыда «Татар егете-2021» регионкүләм яшьләр проектының йомгаклау туры узды. Алабуга данын Нияз Хәйретдинов яклады.

Нияз тумышы белән Мамадыш районы Усали авылыннан. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 1нче курсында баян белгечлеге буенча белем ала. Кечкенә чагында оста итеп гармунда, баянда уйнарга өйрәнә, матур моңлы итеп җырлый, бии, төрле бәйгеләрдә катнашып, лаеклы урыннар яулый.
— Кечкенәдән үк гармунга тартылдым, гәрчә гаиләдә уен коралларында уйнаучы булмаса да, — үзе белән таныштыруны Нияз шулай башлады. — Авылыбызда «Усали егетләре» ансамбле бар иде, шунда шөгыльләндем. Өлкән баянчыларга карап соклана идем, минем дә алар кебек зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, кешеләрне сихри моң дөньясына алып керәсем килә иде. Гармун моңы гасырлар буе иң авыр чакларда да халкыбызның күңелен күтәргән, юаткан.
Татарстанның төрле төбәкләреннән финалга узган 10 егет тапкырлыкта, талантларын күрсәтүдә, кул көрәше — армрестлингта көч сынашкан. Нияз барлык сынауларны үтеп, «Милли җанлы егет» номинациясенә лаек була. Моңа кадәр башка төрле бәйгеләрдә үзен сынап караганы булса да, «Татар егете» проектында беренче тапкыр катнашуы. Ә татар егетенә нинди сыйфатлар хас булырга тиеш соң ул?
— Бу сорауга һәркем төрлечә җавап бирер иде. Минемчә, татар телен камил белергә, татар халкының бөтен гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнергә, онытмаска тиеш. Ялкау булсаң, бу тормышта бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Тырышлыгым булмаса, мин дә «Татар егете» конкурсында катнашырга алынмас идем. Һәрвакыт камиллеккә омтылам, чөнки мин — XXI гасыр баласы. Дөньяны үзгәртәсе, һич булмаса үземнең үзгәрәсе килә. Кызынсынуларым, белемем, дөньяны танып-белүем көнләп түгел, сәгатьләп арта. Мин шуны ачык беләм — бу омтылышларым иртәгә тагын да көчәячәк, чөнки мин татар егете! — дип үз фикерен белдерде Нияз.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диелә халык мәкалендә. Нияз бу сүзләр белән тулысынча килешә һәм шуңа омтыла да. Никадәр күбрәк һөнәр белсәң, синең өчен шулкадәр яхшы. Димәк, син тормышта бервакытта да югалып калмаячаксың.
— Татар әдәбияты укытучысы Светлана Гардисламова мине «Татар егете» конкурсында катнашып карарга күндерде, аңа бик рәхмәтлемен. Әлеге бәйгедә мин үземне башка яктан ачтым, бик ошады, башкалар белән аралашып, тәҗрибә алдым. Киләсе елларда да катнашырмын дип уйлыйм. Шулай ук мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәровага да рәхмәт белдерәм. Бәйгегә әзерләнгәндә һәряклап ярдәм итте, төрле идеяләре белән уртаклашты.
Шундый уңган егетләребез булганда киләчәгебез өметле. Нияз фикеренчә, мондый проектлар яшьләргә туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләргә, милли үзаңнарын үстерергә, үткәнебез белән горурланып, киләчәккә битараф булмаска ярдәм итә.

Фото Нияз Хәйретдиновның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев