Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ-СӘНГАТЬ

Морт авылы мәдәният йортында җыр кичәсе үтте

Ул Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган иде.

17 гыйнварда, Алабуга районы Морт авылы мәдәният йортында, татар халкының легендар җырчысы, Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган «Ак чәчәкләр» исемле җыр кичәсе үткәрелде. Бу хакта Морт авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре хәбәр итә. 

Кичәдә катнашучы авылдашлар җырчының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация белән танышты, аның репертуарындагы җырларны тыңлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Рәмзия Һидиятуллина, Гөлфинә Гаффанова легендар җырчының репертуарыннан җырлар башкарды. 

— «Яшь гомер», «Картаямыни соң йөрәк», «Китмим әле яшьлегемнән», «Ак чәчәкләр», «Моңлану», «Җидегән чишмә», "Шиңгән чәчкәләр"... Кемнәр генә белми бу җырларны? Әлфия Авзалова җырлары безне яңадан яшьлеккә алып кайтты, — дип хисләре белән уртаклашты кичәдә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев