Надежда Дурова зур сәхнәдә
Моцартның туган ягында кавалерист-кыз Надежда Дурова турында опера язганнар.
Аның авторлары Зальцбург (Австрия) шәһәренең Моцартеум музыка һәм сәхнә сәнгате университеты профессорлары Марта Шарп һәм Адриан Де Вит. Либретто авторы - язучы Марианна Фигль. Әсәрне язуга аларны Алабуганың Н. А. Дурова музей-утар мөдире Фәридә Вәлитова доклады илһамландырган. Узган елда ул чакыру буенча Зальцбургта данлыклы рус кавалеристы турында чыгыш ясаган.
Эш шунда, биредә Наполеон сугышлары тарихын өйрәнүче кешеләр яши. Тарих белән кызыксынучыларның берсе Бруно Коппенштайнер, Надежда Дурова тормышының соңгы көннәре турында төгәлрәк белер өчен (ул армиядә хезмәт иткән иң беренче хатын-кыз), Алабуга музейчылары белән хат алыша башлый да инде. Алабугада кавалерист-кыз истәлеген ничек саклауларын белеп, Бруно таң кала.
Опера - Фәридә Вәлитованың хат алышуы һәм Зальцбург шәһәренә баруы нәтиҗәсе. Моцартеум консерваториясе студентлары һәм мөгаллимнәре операны сәхнәгә куюда катнаша. Опера премьерасы гыйнвар аенда булыр дип көтелә. Составына Алабуга музейчылары һәм Казан музыкантлары кергән Татарстан делегациясе дә тамашачы буларак чакырылган. Сәяхәт вакытында операны Татарстан сәхнәсендә кую мөмкинлеге дә хәл ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев